Чаллы – Сарман юлында коточкыч авария: берничә кеше, шул исәптән балалар имгәнгән

Бүген иртән 8.30 сәгатьтә Чаллы – Сарман юлында Чаллы инкубаторы районында 2 җиңел машина бәрелешкән. Бу турыда «Татар-информ» Тукай районы прокуратурасына сылтама белән хәбәр итте.
Биредә Mazda белән 14 модельле «Лада» машиналары бәрелешә.
Якынча версия буенча, узарга чыккан чакта бер машина каршы як полосага күчә. Бу урында узарга рөхсәт ителә.
«Мазда» белән 65 яшьлек ир-ат идарә иткән, аны Чаллы хастаханәсенә илткәннәр.
«Лада» салонында 2 нәни бала белән хатын-кыз була. Аларны хастаханәгә илткәннәр, диелә хәбәрдә.