Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай районында җир өчен көрәш: I төркем инвалидны бакча кишәрлегеннән мәхрүм иткәннәр

Властьтагылар бу җирне бушка бүтән кешегә биргән, ә ул аны сатып җибәргән. Бу хакта тәфсилләп KazanFirst сайтында Даниил Ляпунов яза.

news_top_970_100
Тукай районында җир өчен көрәш: I төркем инвалидны бакча кишәрлегеннән мәхрүм иткәннәр
ТАСС, KazanFirst

KazanFirst редакциясенә Чаллыдан I төркем инвалид Элиза Шиһапова мөрәҗәгать иткән. Ул инде берничә дистә ел Тукай районының «Энтузиасты» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтенең 4 сутый кишәрлек хуҗасы булып тора. Соңгы елларда, әле коронавирус аркасында, әле үз сәламәтлеге начарланып, бакчага еш бара алмаган, шулай да, «үз җирем бар» дигән уй күңеленә тынычлык биреп торган. Чөнки, беренчедән, әз булса да, ел саен барыбер уңыш җыя; икенчедән, җир кишәрлеге – күчемсез милек: авыр вакытларда коткарачак бер чыганак ул.

Шуңа күрә бакчага чираттагы килүендә кишәрлек тирәсендә коймалар күреп, хатын аптырап кала. Эш кораллары куяр өчен хезмәт итүче сарай, кое, җимеш агачлары исә һәммәсе җир белән тигезләнгән була. Таныш булмаган кешеләр кишәрлекне төзелеш өчен әзерләп куйганнар.

Фото: © KazanFirst

Көтелмәгән мондый эшләргә һич тә риза булмаган Шиһапова бакчачылык ширкәте җитәкчесенә дә, Тукай районы башкарма комитетына да, прокуратурага да мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, гражданлык гаризасы судка барып җитә.

Суд утырышына Шиһапова кызы белән килгән иде. Кулларында – документлар белән тулы папка. Гаиләнең адвокатка түләү мөмкинлеге юк, шуңа күрә судта үз хокукларын үзләре якларга мәҗбүрләр. Судья сорауларына җавап биргәндә, ханымның борчылганы сизелеп тора. Тавышы әледән-әле өзелеп китә, күзләре яшьләнә. Гаҗәп түгел, яраткан бакчаңнан шулай көтмәгән-уйламаганда җилләр иссен әле.

Судта Шиһапова үзе ачыклык керткәнчә, 400 кв метрлы бу кишәрлек аңа әле 90нчы еллар башыннан ук гомерлек мирас булып калган икән. Милеккә хокуклы буларак теркәлгән. 1998 елга кадәр Шиһапова бакча ширкәтенә әгъза буларак взнос түләгән. Аннан ширкәт составыннан чыгып, ирекле дачник булырга карар кылган. Сәбәбе бик гади: ничә еллар буена ширкәт җитәкчелеге участокларга ни газ, ни электр, ни су керттермәгән. Бакчага килү юллары да тиешле дәрәҗәдә түгел.

Фото: © KazanFirst 

– Мин һәр елны килә идем. Кишәрлек турында беркайчан да онытканым булмады, чөнки сәламәтлегем начарланса, минем өчен карап торган бердәнбер актив ул. Аны сатып, акчасын сәламәтлегем өчен тота алам, – дип сөйли ханым. Шул урында хәлсезләнеп, сөйләвеннән туктый.

Судья ханымга утырырга рөхсәт бирә, аның урынына сүзне кызы дәвам итә.

– Без кишәрлектән файдалана идек. Ләкин 2019 елда әнигә IV стадиядәге яман шеш диагнозы куйдылар. Шуңа күрә әнине Казанга дәваланырга алып киттек, ул хәзер дә шунда дәвалануын дәвам итә, – дип сөйләде кызы. Тынычландырырга тырышып, кулларын әнисенең җилкәсенә салып, дәвам итте: – Әлбәттә, шул вакыттан бирле бакча белән без актив файдалана алмыйбыз. Ләкин ел саен килми калган юк. 2022 елның апрелендә, әни абыем белән бакчага килгәч, бөтен утырткан әйберләрнең юкка чыгарылуын, территориянең җир белән тигезләнүен күрә. Анда без утырткан агачлар, җиләк-җимеш куаклары, кое бар иде. Ул безнең милек иде.

Гаилә участокка 2022 елның апрелендә килә. Мондагы үзгәрешләргә шаккатып, алар бакча ширкәте җитәкчесенә, башка инстанцияләргә мөрәҗәгать итәләр. Хәзер бу 400 кв метрның хуҗасы Павел Стройкин дигән кеше икән. Һәм бу кишәрлекнең генә түгел, шундый ук кечкенә кишәрлекләрдән җыелган барысы 1497 кв метрга кадәр мәйдан аныкы.

Фото: © KazanFirst

– Татарстан прокуратурасы тикшерү үткәрде. Аларның җавапларыннан минем кишәрлекнең 1497 кв м мәйданны биләгән башка җир участогы составына керүе билгеле булды. Һәм аның ниндидер Павел Стройкин дигән кешегә караганлыгы, – дип сөйли Шиһапова. – Бу хәлне чишү өчен минем исемнән кызым Стройкин белән элемтәгә керде. Мондый хәл килеп чыккан икән, күрешик, аңлашыйк, дип тәкъдим итте. Ә ул: «Минем җир, ычкыныгыз!» – дип кычкыра башлады. Элемтәгә кермәде, цензуралы булмаган сүзләр кычкырды, кимсетте.

Күзәтчелек ведомствосы ревизиясе бу җирнең башка «караңгы тап»ларын да чокып чыгара: баксаң, 1497 кв метрлы бу кишәрлек әле 2012 елда ук формалаштырылган, һәм Илшат Закиров дигән кешегә, милек буларак, бушлай бирелгән икән.

– Карар чыгару өчен нигез булып, ширкәтнең элекке җитәкчесе Гыйләҗев тарафыннан Илшат Закировның «Энтузиасты» бакчачылык ширкәтендә кишәрлеге барлыгын күрсәткән белешмә тора. Әйе, бу шулай. Менә аның кишәрлеге, менә безнеке, – Шиһапова тумбага бармаклары белән бер-берсеннән ерак булмаган, ләкин күрше урамнарга урнашкан бакча кишәрлекләренең схемасын ясый. – Әмма ширкәт идарәсе бәяләмәсендә кишәрлекнең Закировка 1998 елда бирелүе язылган. 1998 елда бу кишәрлек берничек тә була алмый, ул вакытта ширкәттә андый мәйдандагы участоклар юк иде. Бу документлар ялган, дип әйтергә тулы нигез бар.

Шиһапова сүзләренә караганда, ширкәтнең элекке җитәкчесе Гыйләҗев тарафыннан мошенниклык гамәлләре булырга мөмкинлек факты буенча материалларны прокуратура Эчке эшләр министрлыгына җибәргән инде. Сорау алу вакытында Закиров үзе исә ширкәт әгъзасы булып 2011 елдан торуын, ә зур кишәрлекне 2012 елда йорт салу өчен сатып алуын сөйләде.

Фото: © KazanFirst

Дөрес, гаризадагы имзаны үзенеке дип расламады. Гомумән, биргән җавапларына караганда, бу чор хакында ул бөтенләй хәтерләми. Җир составын өйрәнеп, имеш, ул туфракның сазлыклы икәнен ачыклаган. Һәм 2019 елда аны сатып җибәргән. Хәзер җир милегенә Стройкин хуҗа. Ә 2012 елда документларга җиңел генә кул куеп җибәргән ширкәтнең элекке хуҗасын җавапка тарту мөмкин түгел – ул 2022 елның июнендә вафат булган.

– Сез үз җир кишәрлеген генә кайгыртасызмы? Аның 2012 елда башка затка бүлеп бирелүен исәпкә алып? Ә 2012 елдан соң бездә бөтен документлар да юк. Булганнарыннан исә өченче милекче – Стройкин, Селиванова күренә. Бүтән җир кишәрлеге бирелү мәсьәләсе буенча бакчачылык ширкәте белән фикерләшү өчен нигез юкмы? Андый чишелештән канәгатьме сез? – дип мөрәҗәгать итте гариза язучыга судья.

– Мондый хәл килеп чыккач, без башта ширкәтнең хәзерге җитәкчесе Сабировка мөрәҗәгать иттек. Ул башка урыннан җир тәкъдим итте. Ләкин Татарстан Республикасы прокуратурасы белән киңәшләшкәннән соң, әгәр хәзер ризалашсак, күпмедер вакыттан кулында дәүләт акты һәм ЕГРН кәгазе белән милек хуҗасы килмәс тә кабат суд юлы таптау башланмас, дигән бер гарантия дә бирми бит ширкәт, дигән фикергә килдек, – дип тәкъдимне кире какты Шиһапова.

– Ул очракта, бу әле безнең соңгы утырыш түгел, димәк. 2019 елга кадәр участоктан файдалануыгыз турында сезгә дәлилләр алып килергә кирәк булачак, – дип нәтиҗә ясады бу урында судья.

Фото: © KazanFirst

Шаһитлардан сорау алу вакытында, үз эшеңне судта үзең якларга килгән очракта, нинди авырлыклар белән очрашырга туры килгәнлеге күренде. Шиһапова белән бергә суд утырышына тагын ике пенсионер – Татьяна Абрамова һәм Юлия Чаймилова да килгән иде. Абрамова җирне мирас итеп ала алмый, чөнки ире үлгәч, документларын элекке бакча җитәкчесе үзенә алган һәм кире кайтармаган. Чаймилова исә үз кишәрлегеннән нәкъ Шиһапова шикелле үк, коронавирус эпидемиясе тыюлары аркасында 2020 елда бакчасына килә алмау сәбәпле, колак каккан.

Ләкин судья, бу 2 пенсионер белән булган хәлләрнең әлеге мәсьәләгә бернинди кагылышы да юк, дигән сәбәп белән, аларны алга таба тыңлап тормады. Бер яктан, дөрес. Ләкин, Шиһапова белән күрше бу ханымнарны сораштырган очракта, күп кенә әһәмиятле сорауларга җавап табарга мөмкин булыр иде. Әйтик, бу процесс белән җитәкчелек итүче үзе үк биргән төп сорауларның берсе: Шиһапова бакчасыннан файдаланганмы? Моңа күршеләрдән дә яхшырак кем җавап бирсен? Ләкин паспорт мәгълүматларын алуга ук, нәрсәдер әйтергә дә мөмкинлек бирмәстән, шаһитларны чыгарып җибәрделәр.

Алга таба сүзне башкарма комитет вәкиле алды. Властьтагылар гариза язучының таләпләрен танымыйлар. Янәсе, безгә тиешле документларны тапшырдылар, ә инде аларның чынмы, ялганмы икәнен без белә алмыйбыз.

– Судка бирелгән гаризада карарның дөрес түгел дип табылуын һәм гамәлдән чыгаруны сорыйлар. Без моның белән риза түгел. Таләп нигезләнмәгән. Закиров тарафыннан безгә федераль законда күрсәтелгән бөтен документлар тапшырылды. Алар бу эш материалларында да бар. Шушы документларга нигезләнеп, без җир кишәрлекләрен милек итеп бирдек. Законлылык сакланды, – дип аңлатты Тукай районы башкарма комитеты вәкиле.

Фото: © KazanFirst

Шушы урында суд утырышын туктаттылар. Өченче зат итеп судка Закировны чакырачаклар, ә өстәмә җавап бирүче булып, шул ук Стройкин калырга мөмкин, чөнки аның милекче буларак кишәрлеккә хокукы бәхәс сәбәбе булып кала бирә. Суд, шулай ук, бакча ширкәте вәкилләренә Шиһапова белән мәсьәләне башка юл белән, судтан тыш чишәргә тырышу өчен дә вакыт кирәк булачагын да искә алды.

Судья залдан чыгып киткәннән соң, гариза белән килүче һәм башкарма комитет вәкиле арасында «кызыклы» сөйләшү булып алды. Шиһапова Тукай районы башкарма комитеты беренче урынбасары Илмир Яббаровта приемда булган икән инде. Һәм зыян күрүче ханымга судка мөрәҗәгать итәргә нәкъ менә ул киңәш биргән.

– Карарны гамәлдән чыгару өчен судка мөрәҗәгать итәргә кушты, чөнки документларның ялган икәнлеге күренеп тора. Судта яклаячагын белдерде. Алга таба милекнең күчүе үзеннән-үзе юкка чыгачак. Ә монда судка килгәч, сез килешмәвегезне белдерәсез, — дип мөрәҗәгать итте башкарма комитет вәкиленә Шиһапова.

– Чынмы-ялганмы икәнен без белә алмыйбыз бит. Без тапшырылган документларга нигезләнеп эшлибез. Бездә элекке җитәкченең заключениесе бар. Бу раслауның дөреслеген без тикшерә алмыйбыз, – дип аңлатты вәкил.

Ике як та кыза төште. Әмма утырыш сәркатибе бәхәскә дәвам итәргә урын калдырмады – залда башка эшне карар вакыт якынлашкан иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100