news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тукай районында алма киптерә торган җайланма аркасында ике катлы йорт янып беткән

news_top
Тукай районында алма киптерә торган җайланма аркасында ике катлы йорт янып беткән
Фото: https://chelny-izvest.ru

22 августта кичке җиделәр тирәсендә Тукай районындагы «Ивушка» бакчачылык ширкәтендә агач мансардалы, ике катлы кирпеч йортта янгын чыккан. Милек иминиятләштерелмәгән булган. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Йорт хуҗабикәсе – 74 яшьлек хатын өйдә була, ул ярты сәгать буена янгынны үзе сүндереп маташа. Аннары янгын сүндерүчеләр чакыра. Өйне коткара алмыйлар – ул бөтенләй янып бетә.

Хуҗабикә апрельдән бирле бакчада яши, кышка җиләк-җимеш, яшелчә әзерли. Фаҗига булган кичтә ул электрик алма киптергечне тоташтыра. Үзе икенче катка менеп, ял итәргә ятып тора. Сәер кыштырдау ишетеп, хуҗабикә уяна, тавыш чыганагын эзли башлый. Бүлмә ишеген ачканда ялкын телләре стена белән түшәмгә үрли инде.

Янгынның якынча сәбәбе – электр киптергечендә кыска ялганыш, диелә хәбәрдә.

Тукай районы буенча Күзәтчелек хезмәте бүлеге фотосы бирелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар