Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай районында 66 яшьлек ир-ат, мәктәп еллары мәхәббәтен искә төшереп, көндәшен урлаган

news_top_970_100
Тукай районында 66 яшьлек ир-ат, мәктәп еллары мәхәббәтен искә төшереп, көндәшен урлаган
"Татар-информ" архивы

Татарстанның Тукай районында яшәүче ир-ат, элеккеге сөйгәнен искә алып, көнчелектән, иптәшен урлап алып киткән. Бу турыда «НТР 24» каналы хәбәр итте.

Алдагы көнне Тукай районында яшәүче ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә. Ул үзен урлап алып китүләре турында гариза яза.

А. исемле ир-ат сүзләренчә, ул иптәше Г. белән көнчелек аркасында талаша. Аннары А.га иптәше пычак белән яный, кулларын бәйләп куя һәм буа янына алып китә.

Ләкин А. котылу җаен таба, ул машинага утырып качып китә.

Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене тиз арада тоткарлый. Ул биредә яшәүче 66 яшьлек ир-ат була. 

Ир-атлар мәктәп елларындагы вакыйгалар аркасында килеп чыга. Ул чакта Г.ны очрашып йөргән кызы ташлый һәм А. белән йөри башлый. «Кеше урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100