news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тукай районы Сабан туенда егет чүлмәк ватарга чыккан сөйгәненә тәкъдим ясаган

news_top
Тукай районы Сабан туенда егет чүлмәк ватарга чыккан сөйгәненә тәкъдим ясаган
Гөлүзә Василова

Татарстанның Тукай районы Түбән Суыксу авылында Сабан туенда егет сөйгәненә үзенчәлекле итеп кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Бу хакта социаль челтәрдә «Чаллы-онлайн» төркемендә хәбәр ителә.

5 минуттан кәләш буласы кыз чүлмәк ватарга чыккан. Алып баручы «чүлмәк»не күчерә-күчерә алга атларга тәкъдим итә һәм күзен бәйләгән яулыкны салырга куша.

Яшьләрне төрле яклап телефонга төшерәләр. Видеода күренгәнчә, кыз яулыгын төшерде, каршында бер кочак гөлчәчәк тоткан егете тезләнеп тора.

Ул «әйе» дип җавап бирде, диде алып баручы. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар