Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаевның эштән китү сәбәбе үзгәргән

news_top_970_100
Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаевның эштән китү сәбәбе үзгәргән

Татарстанның Тукай районы прокуратурасы дәгъвасы буенча, районның элекке башлыгы Фаил Камаевны «ышанычны югалту белән бәйле рәвештә» эшеннән җибәргәннәр. Бу хакта ведомствога сылтама белән «Челнинские известия» газетасы яза.

«Тукай районы прокуратурасы тикшерү уздырды. Аның нәтиҗәсендә район башлыгы Фаил Камаевның ришвәтчелеккә каршы законнарда билгеләнгән бурычлар, тыюлар һәм чикләүләр өлешендә хокук бозу фактлары ачыкланды.

Шуннан соң, ышанычны югалту аркасында, түрәнең вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында тәкъдим кертелде. Әмма Тукай районы Советы Камаевны үз теләге белән башлык вазифасыннан отставкага җибәрү һәм депутат вәкаләтләрен туктату турында карар кабул итте. Күзәтчелек ведомствосы карар белән килешмәде һәм судка мөрәҗәгать итте. Район прокуратурасының дәгъва гаризасы канәгатьләндерелде», – диелә хәбәрдә.

Тикшерү версиясе буенча, 2022 елда Фаил Камаев, район территориясендәге төрле объектларда төзелеш эшләре алып баруга подряд килешүләре төзүдә ярдәм иткән өчен, коммерция оешмаларыннан 1,3 миллион сум күләмендә акча алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100