Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай районы Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Азат Надершин кулга алынган

news_top_970_100
Тукай районы Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Азат Надершин кулга алынган

Тукай районы Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Азат Надершин кулга алынган. Ул вәкаләтләрен арттыруда һәм, вазифасыннан файдаланып, ялган документлар әзерләүдә гаепләнә. (Җинаять кодексының 286нчы һәм 292нче маддәләре). Бу хакта «Татар-информ» яза.

Кичә Надершин көн буе тикшерү комитетында күрсәтмә биргән.

Җинаять эше бизнесмен Валерий Чулаков эше белән бәйле, дип яза Сhelny-biz.ru. Аны берничә көн элек мошенниклыкта гаепләп кулга алганнар иде. Эшмәкәр Түбән Суыксу авылындагы билгеле бер чикләүләр кертелгән 25 җир кишәрлеген чикләүләр булмаган 5 кишәрлеккә алыштыруда гаепләнә. 25 җир кишәрлеге 45 миллион сум торса, чикләү кертелмәгәннәре 100 миллион сум торган, шул рәвешчә, Чулаков «кәгазьләрне алыштырып кую» юлы белән 65 миллион сум акча үзләштерүдә гаепләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100