Тукай районы Бәтке авылында бәрәңге бакчасында җир убылган, аста су кайнап тора
Татарстанның Тукай районы Бәтке авылындагы бер хуҗалыкта бәрәңге бакчасы җир астына убылып төшкән. Чокырның тирәнлеге 6-8 метр тирәсе.
Урынга килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре бу урыннан ерак түгел генә «карстовый провал» булуын әйтә. Убылган урында су кайнап тора. Монда басып тотырга да куркыныч, ди белгечләр.
«Ахырзаман бу»: бакчалары җир астына төшеп киткән, дип язып чыгарды бу видеоны «Татар тудей» социаль челтәрдә.