Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Яббаров кулга алынган

news_top_970_100
Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Яббаров кулга алынган

Тукай районы башкарма комитетында тентү булган. Нәтиҗәдә, башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Яббаров кулга алынган. Бу хакта 116.ru сайты яза. 

Ильмир Яббаров башкарма комитеты хезмәткәрләренә законсыз рәвештә җир кишәрлекләре бирүдә һәм мошенниклыкта гаепләнә. Шулай ук җинаять эше дә ачылган. Башкарма комитетта тентү уздырылган, документлар алынган.

Ильмир Яббаров Мөслим районының Метрәй авылында туган. Казан федераль университетын тәмамлый. 2015 елда Метрәй авылында тарих укытучысы булып эшли. 2018 елда Мөслим көллияте директоры була. Ә инде 2018 елда Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшли башлый. Икенче елга аны бу вазифага рәсми рәвештә билгелиләр. Соңрак Яббаров милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе була. 2021 елда кабат Тукай районы башлыгының беренче урынбасары вазифасына кире кайта. 2017 елда Татарстанның мәгариф министрыннан грамота ала.

Искәртеп узыйк, Тукай районы гаугалы яңалыкларга беренче мәртәбә генә эләкми. Бу елның февралендә район башлыгы Фаил Камаев Кече Шилнә мәктәбе укучыларын һәм укытучыларны «алкаш балалары» һәм «колхозницалар» дип атаган иде, дип яза сайт. Шуннан соң мәктәп директоры Рүзәл Сафин һәм 16 педагог эштән китәргә гариза язган. Күптән түгел мәктәпкә тикшерү белән Роспотребнадзор килгәне һәм берничә тәртип бозу очрагын тапты. Аерым алганда, тулы класслар һәм балаларга урын булмау.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100