news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тукай районы авылларының берсендә үгез суйганда фаҗига булган

news_top
Тукай районы авылларының берсендә үгез суйганда фаҗига булган
«Татар-информ» архивы

Татарстанның Тукай районы авылларының берсендә үгез суйганда фаҗига булган. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Авыл кешесе, үз хуҗалыгындагы үгезне суяр өчен, ярдәмгә бер төркем ир-ат чакырган. Уртак көч белән ир-атлар үгезне җиргә еккан һәм аякларын бәйләгәннәр. Шул вакытта янәшәдә басып торган 60 яшьлек хуҗаның кинәт кенә хәле начарлана, ул аңын югалткан. Ярдәмгә килгән медицина хезмәткәрләре аны коткарып кала алмаган. Ир-ат үлгән. Диагнозда «инфаркт» диелгән.

Ир-ат дальнобойщик булып эшләгән һәм икенче көнне чираттагы рейска чыгарга тиеш булган.

Ир-атның гәүдәсе янында торганда, стресстан, тагын бер авыл кешесенең хәле начарланган, табиблар аңа ярдәм күрсәтеп өлгергән.

Үгез суелмый калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар