news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тукай премиясе лауреатлары кемнәр булачагы билгеле?

news_top
Тукай премиясе лауреатлары кемнәр булачагы билгеле?

Бүген, 25 апрельдә Тукай премиясе кандидатлары билгеле булачак. Комиссия утырышы әлегә булмаган, әмма «Интертат»ка үз чыганакларыннан билгеле булганча, кандидатлар инде ачыкланган. Чыганак җиткерүенчә, шимбә көнне булган очрашуда түбәндәге кандидатлар расланган:

Тарихи-мәдәни мирасны популярлаштырган фәнни хезмәтләре өчен Фаяз Хуҗинга,

«Над Казанью луна» гобеленнар циклы өчен Анатолий Егоровка,

«Җил көймәсе» (2009), «Әкиятче малай» (2016) китаплары өчен Ләбиб Леронга.

Карар әле имзаланмаган, ул Президент кул куйгач кына көченә керә. Шул сәбәпле, кандидатларга үзгәрешләр кертелүе ихтимал.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар