Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тукай иҗаты – милли үзенчәлекләребез кыйммәтен тану»: Татарстан Рәисе котлавы

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу белән котлады.

news_top_970_100
«Тукай иҗаты – милли үзенчәлекләребез кыйммәтен тану»: Татарстан Рәисе котлавы

«Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле милләттәшләр!

Сезне Туган тел көне һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан тәбрик итәм.

Әдипнең даһиларча зур осталык белән тудырылган әдәби образлары һәркемгә таныш һәм якын. Аның әсәрләренә нечкә лирик хисләр, җәмгыятьнең иң әһәмиятле социаль темаларын күтәрү, камиллекнең югары дәрәҗәсенә җиткерелгән үткен сатира һәм юмор хас.

Яшьләргә мөрәҗәгать итеп, ул болай дип яза:

«Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек, —

Без аның бик зур фәхерле, чын брилиант кашлары!».

Бу юллардан үз халкының фикерли, уйлый белү, акыл һәм зиһен, көч һәм затлылык кебек сыйфатлары шагыйрь тарафыннан бик югары бәяләнүе ачык аңлашыла.

Аның иҗаты – милли үзенчәлекләребез кыйммәтен тану һәм Ватаныбызда яшәгән башка халыклар белән туганлык идеяләренең, гореф-гадәтләргә тугрылык һәм заманча яңа казанышларга омтылышның тыгыз үрелү үрнәге. Нәкъ менә шуңа да Туган тел бәйрәмен без Тукайның туган көнендә уздырабыз.

Тукай күтәргән мәсьәләләр күпмилләтле Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының рухи хәзинәләребезне саклау һәм үстерү, борынгы традицияләребезне тергезү, шулай ук Россия халыклары мәдәни мирасын тагын да баету кебек максатларына аваздаш.

Бәйрәм чаралары яңа иҗади казанышларга бәрәкәтле этәргеч бирсен, тарихи тамырларыбыз белән кызыксынуны көчәйтсен һәм һәркемгә якты тәэсирләр бүләк итсен!

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100