Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай фаҗигасе: шагыйрь иҗаты турында соңгы тапкыр якланган диссертациягә – 13 ел

Тукай иҗаты хәзер ни дәрәҗәдә өйрәнелә? Шагыйребезнең иҗатын өйрәнүче яшь галимнәр бармы? Тукай премиясенең дәрәҗәсе турында сүз барганда шагыйрьнең үзен өйрәнүгә кагылышлы мәсьәләләрне ачыкларга булдык.

news_top_970_100
Тукай фаҗигасе: шагыйрь иҗаты турында соңгы тапкыр якланган диссертациягә – 13 ел
Рамил Гали

Зөфәр Рәмиевкә алмаш – Марсель Ибраһимов, Тукай иҗаты турында соңгы тапкыр якланган диссертациягә – 13 ел

Габдулла Тукай әдәби музеенда бер төркем җәмәгать эшлеклеләре «Габдулла Тукай заманча социомәдәни киңлектә» темасына багышланган түгәрәк өстәлдә Тукайның Татарстан бренды буларак роле, хәзерге шәһәр мохитендә Тукай образының урыны һәм әһәмияте турында фикер алышты.

Түгәрәк өстәл башланганчы ук үземне борчыган сорауларга җавап эзләп, кунакларга мөрәҗәгать иттем. Сорауларым шундый иде: Тукайны яшьләр өйрәнәме? Төп Тукайчыбыз дип без галим Зөфәр Рәмиевны атыйбыз. Ул 1938 елгы, аңа 83 яшь. Аның дәвамчысы бармы соң? Зөфәр Рәмиев китеп барса, аның урынына шундый ук төпле белемле Тукайчыбыз кем булыр? Фәндә Тукай иҗаты ни дәрәҗәдә өйрәнелә, диссертацияләр якланамы? Бу мәсьәләләрне хәзер күтәрмәсәк, аннары соң булуы ихтимал, дип уйладым мин.

Бу хакта Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының хезмәткәрләре Ләйсән Надыршина белән Гөлчирә Ханнанова белән сөйләштек. 

– Зөфәр Рәмиевтән кала, Тукай белгече дип Марсель Ибраһимовны атап була, - диде Гөлчирә Ханнанова. – Ул безнең төркемне туплап тора. Марсель Ильдарович Тукайны бик яхшы белә.

Институт хезмәткәрләре белән сөйләшүдән аңлашылганча, аспирантурага яшьләрне чакыру проблемасы бар һәм ул яңалык түгел. Аспирантура яшьләрне хезмәт хакы белән дә җәлеп итми. Ләйсән ханым миңа соңрак Тукай иҗаты буенча яклаган диссертацияләр исемлеген җибәрде.

Мин диссертацияләр исемлеген өйрәндем. Баксаң, соңгы тапкыр диссертация 2009 елда якланган булган! Тукай иҗатына багышланган диссертациягә 13 ел вакыт узган... Фаҗига дими, ни дисең инде бу хәлне?! Аңлавымча, хәзер яшьләр килергә ашкынмый, килгәннәре дә диссертация якламый, йә аны исем, дәрәҗә өчен генә яклый.

Тукай иҗаты буенча диссертация яклаучылар исемлеге: М. Фәйзуллина (1943), Якуб Агишев (1946), Резедә Ганиева (1964), Наип Ләисов (1970), Нурфия Гафиятуллина (2002), Диләрия Абдуллина (2005), К. Габбасова (2009).

13 ел – бик күп, җәмәгать. Тагын бер факторга игътибар итик: элек тә Тукай иҗаты өйрәнү югары дәрәҗәдә булган дип әйтеп булмый бит. Мәсәлән, 1970 елдан соң диссертация 2002 елда гына яклана. 32 ел буена Тукай иҗатына, шулай ук, беркем дә фәнни тирәнтен яктан якын килмәгән. Ә бит 13 ел гына түгел, тора-бара шул ук 30 ел да үтеп китә ала...

Дөрес, хәзерге вакытта Азат Ахуновның шәкерте – аспирант Гүзәл Гыйматдинова Габдулла Тукай иҗатының чит илдә өйрәнелешен тикшерә башлаган, шул темага диссертация язып, аны бер елдан соң якларга тиеш була. Ләкин Гүзәл ханым шуннан соң фән белән алга таба да шөгыльләнүен, Тукайны өйрәнүен дәвам итәрме? «Анысы икеле», - дигән мәгънәдәрәк әйтте Азат Ахунов...

Тукай – михнәт чиккән шагыйрьме?

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, доцент Марсель Ибраһимов түгәрәк өстәл утырышында Тукай шәхесен һәм иҗатын билгеле бер стереотиплар аша кабул итү гадәткә әйләнү мәсьәләсен күтәрде.

– Габдулла Тукай һәм, гомумән, татар әдәбияты төрле дискурсларда яши. Шуңа күрә бүгенге түгәрәк өстәлдә төрле һөнәр ияләре фикер алышыр өчен җыелды. Бу стереотиплар җәмгыятьтә тирәнтен дәрәҗәдә формалашкан, - дип башлады ул сүзен.

– Тукай турында сүз йөрткәндә ике концептны атарга кирәк - «бөек» һәм «халык». Бөек халык шагыйре дибез. Бу концептлар әдәби эзләнүләр, тәнкыйди мәкаләләрдәге Тукай образлары белән тагын да киңәя.

Үземнең балачактагы хис-кичерешләремне сөйләп үтәсем килә. Галим Ибраһим Нуруллинның Тукай турындагы китабын балачакта укып чыккач, елаган идем. Мин Тукайны кызгандым. Имеш, бала Шәрифә карчыкның ишек алдында өйгә керә алмыйча туңып басып торган. Шул картина әле дә күз алдында тора. Тукай Болгар номерлары кунакханәсендә мескен хәлдә яшәвен, кунакханәдән-кунакханәгә күчеп йөрүен, туберкулез белән авыруын, Тукайның Клячкин хастаханәсендә авырганда фотога төшкән рәсемен күреп, «михнәт чиккән шагыйрь» дигән образ туа иде миндә, - диде галим.

Марсель Ибраһимов хәзерге көндә Тукайны шулай күзаллау никадәр актуаль, ул киң җәмәгатьчелеккә ничек тәкъдим ителергә тиеш дигән сорау куйды. Беренчеләрдән булып сүзне ул филология фәннәре кандидаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахуновка бирде.

Азат Ахунов: «Совет әдәбиятында Тукай турындагы стереотипларның яртысы дөрес түгел»

– Татар әдәбияты Совет әдәбияты күзлегеннән тәнкыйди реализм һәм вульгар социолизм күзлегеннән эшләнгән, өйрәнелгән әдәбият ул. Хәзергә кадәр дә ул бернинди үзгәрешсез дәвам итә. Соңгы вакытларда яңа карашлар күренә башлады. Төптән алсак, татар әдәбиятын, гомумән, өр-яңадан өйрәнергә, яңа концепцияләрдән чыгып карарга кирәк.

Бу әйбер тарихка да, әдәбиятка да карый.

Тукайны да яңадан өйрәнергә кирәк дим, чөнки Совет әдәбиятында әдәбият белемендә Тукайга багышланган китапларда стереотиплар бар. Минемчә, ул китаплар 50 процент дөреслеккә туры килә.

Гомумән алганда, татар әдәбиятын өйрәнү алымын үзгәртергә кирәк. Татар дөньяви гуманитар фәне Совет чорында барлыкка килде. Әдәбият XVIII-XIX гасырларда өйрәнелмәгән, фәннәребез, асылда, дини эчтәлектә язылган. Беренче дөньяви тарихи әсәрләр XIX гасыр ахырында гына туа, әдәбият белеме дә XX гасырның беренче яртысында гына барлыкка килә.

Аңлашыла ки, Совет алымнары кайчакта билгеле бер вакыйгалар тәэсире астында сюжет һәм вакыйгаларны үзгәртеп тәкъдим итә. 1917 елгы революциядән соң, Тукайны буржуаз шагыйрь дип, аның шәхесен, иҗатын кире кагалар. Ул 1920 елларда, гражданнар сугышыннан соң, большевик-революционерларның заманча карашлары концепциясенә туры килми.

Аннары әкренләп аның иҗатын өйрәнә башлыйлар. Өйрәнү өчен биографиясен, иҗатын яңадан форматлаштырырга кирәк була. Хәзер шушы хезмәтләрне 360 градуска борып ата алмыйбыз. Үз вакытында Ибраһим Нуруллин Тукайны өйрәнүгә бик күп көч куя һәм аны «тере кеше» итеп сурәтләргә тырыша, шуның өчен дә аны Совет чорында тәнкыйтьлиләр.

«Тукайдан супермен ясадылар. Ул Шварценеггер кебек сурәтләнә»

Тукай, беренче чиратта, бөек шагыйрь. Моны беркем дә инкяр итә алмый, - дип дәвам итте Азат Ахунов. – Тукайның да, башка бер кешенеке кебек, кимчелекләре булган, әмма аның шушы сыйфатларын икенче планга куеп, аннан супермен ясадылар. Аның бөтен образларын карап чыксак, ул Шварценеггер кебек сурәтләнә.

Тукайдан большевик та ясамакчылар иде әле! Тарихчы, профессор Рафик Нәфыйков Тукайның большевик булуын дәлилләү өчен бөтен гомерен сарыф итте – бөтен архивларны карап чыкты, әмма берни дә тапмады.

Тукайны фәкыйрь булган диючеләргә мин һәрчак шуны мисал итеп китерәм: ул шул заманның элиталы «Болгар номерлары» кунакханәсендә яшәгән. Шәһәр үзәгендә яшәү шагыйрь өчен бик кыйммәткә төшкән – 50 тиен торган. Моны без шул заманда чыккан реклама афишаларын тапканнан соң белдек. Кунакханәдә җылы су, электр булган. Ягъни ул яхшы урында торган.

Үз теләве буенча түгел, аңа яхшы гонорар түләгәннәре өчен күп язарга мәҗбүр була. Аңа кирәгеннән артык суммалар да, әйтик биш тапкырга күбрәк сумма, тәкъдим иткәннәр. Тукай баш тарткан, үзенә ошаган шөгыль белән генә шөгыльләнгән.

Тукайга кешегә караган кебек карарга кирәк дип әйтер идем. Пушкинны алсак, аның турында күп томлыкларда китаплар чыккан, барысы да җентекләп өйрәнелгән. Шуңа карамастан, Пушкин бөек булудан туктамады бит, - диде тарихчы.

Зиннур Мансуров: «Тукай томлыкларында шайтан аягын сындырырлык әйберләр бар!»

Тукай вафат булгач, шактый күп күләмдә Тукайга багышланган шигырьләр, чәчмә әсәрләр дөнья күрә. Тукайның җәмгыятьтә, мәдәнияттә булган образын тудыруда әдәбиятның ролендә ниндидер үзгәрешләр бармы? – дигән сорауга Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров җавап бирде:

– Габдулла Тукайның иҗаты академик фән тарафыннан тирәнтен өйрәнелгән. Тукайның образы музыкада да, сынлы сәнгатьтә дә, театрда да һ.б. сәнгать өлкәләрендә яктыртылды. Әмма Тукай тулысынча ачылып бетте дип әйтергә ярамый, чөнки Тукай бөек шәхесләр рәтенә керә. Ә бөек шәхесләрнең дөньясын беркайчан да ачып бетереп булмый.

Бу җәһәттән, Совет чорында бик күп монографияләр эшләнде. Без хәзер шушы чорда барлыкка килгән фәнни хезмәтләрне тәнкыйтьләү-сүгү белән шөгыльләнергә тиеш түгел. Без ул идеология чорын беләбез, әдәбият, галимнәр Совет идеологиясенә кертелгән булган. Алар тудырганның яхшысын алып, киләчәккә барырга тиешбез.

Совет чорында чыккан Тукайның томлыкларын, аның искәрмәләрен укып карагыз әле – анда шайтан аягын сындырырлык әйберләр, бидгатьлек, гомумән, чәч үрә торырлык әйберләр бар... Без бүгенге заман бөеклегеннән торып яңасын эшлик, искәрмәләрнең яңасын языйк.

Без һаман Тукайның әсәрләренә искечәрәк искәрмәләр бирәбез. «Туган тел» шигырен генә алыйк. Ул йөз елдан артык элек язылган. Һаман да аны искечә искәрмәләп язабыз: «Туган тел» турында шактый кызыклы мәгълүматлар ачылды бит инде.

Мәсәлән, «Туган тел» шигыренең көе беренче Бөтендөнья сугышында Германиягә эләккән татар әсирләре җырлап йөргән Мәхбүз дигән көйгә салынган. Немец галиме Германиядә 19 җыр язып алган, шуның берсе бүгенге «Туган тел» көенең ноталарына йөз процент туры килә.

«Туган тел» җырын Иркутскида каторгада, үзәк төрмә кырыенда татар балалары укып йөргән. Кытайда гоминьдан зинданнарында (1929-1945 еллардагы сәяси режим - ИТ) уйгыр шагыйрьләре «Туган тел»не җырлаган. Яңачарак мәгълүматлар бирергә кирәк!

Моннан 11 ел элек Тукайның «Китмибез!» дигән шигыренә озак тукталдым. 1950 елларда Тукайның китаплары кирилл графикасына күчерелде. «Китмибез!» шигырендә «Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт, хөр Русия!» – дигән бер әһәмиятле юл бар. Шушы юлларда да ул «хөр мәмләкәт» дигәннән соң өтер билгесен куйган.

1950 елларда чыккан күп томлыклардан соң, ни гаҗәп, «хөр мәмләкәт» дигәннән соң, сызык билгесен куйганнар. Монда Тукайның асыл мәгънәсе, тормыш кредосы юкка чыккан. Хөр мәмләкәт дигәндә Тукай татар халкын күз алдына китергән. Ул аны азат, дәүләтле халык итеп күзаллаган. Ә шуны бер астыртын кеше яки игътибарсызлык аркасында «сызык» куеп язганнар. Россия империясе болай да хөр, суверен булган. Ә ни өчен шунда сызык куярга – Тукайны төзәтергә кирәк булган? – дип сөйләде ул.

Кызык өчен интернетта шул урынны тыныш билгеләрсез эзләп карадым. Ни күрим: барлык чыганакта да Зиннур абый әйткән Совет чорыннан киткән хата – «сызык» билгесе тора шул! Ул сызыкка, өтергә нигә бәйләнеп утырырга соң, диярсез. Һәр тыныш билгесе билгеле бер мәгънә аңлата дип өйрәттеләр мәктәптә. Бу очракта Зиннур Мансуров сөйләгәннәргә кире кайтабыз – сызык куюдан мәгънә үзгәрә бит, җәмәгать!

Тукай турында кеше белмәгән фактлар: «Алманы кадаклап ашаган, Зәйтүнәнең кулын да, башка җирләрен дә тотмаган»

Зиннур Мансуров тагын бер әһәмиятле мәсьәләгә тукталды. Тукай иҗатын популярлаштыру, аның образын күрсәтү җәһәтеннән фәнни-популяр проектлар буенча да эшләргә, төгәлрәк әйткәндә, Тукайның иҗатын һәм мирасын өйрәнү буенча фәнни үзәк кирәклеген билгеләп үтте:

– Дөресен әйтик, халыкның 70 проценты монографияләр укымый. Мин студент елларыннан бирле шундый проект турында хыялланып яшәдем һәм «Тукай белән әңгәмәләр» дигән китап эшләдем. Аннары «Тукайча татар кодексы» дигән китап чыкты.

Бу китаплар, ни гаҗәп, өч айда сатылып бетте. Халык шундый материалларны укый. Тукай турындагы хезмәтләр төрле юнәлештә булырга тиеш дип әйтмәкче булам.

Без бит милли республикада яшибез, безнең дәүләтебез әдәбият, фән, сәнгать турында кайгыртырга бурычлы. Фәнни үзәк безнең республикага бик тә туры килеп тора. Бу үзәктә Тукайның иҗатын гына түгел, Тукайның замандашларын да өйрәнергә мөмкин.

Без Ибраһим Нуруллинны да сүгәргә яратабыз, аларга шундый ситуациядә рәхмәт әйтергә кирәк, җәмәгать! Безгә аларның традициясен лаеклы рәвештә дәвам итәргә кирәк. Без шушы үзәк тирәсендә Тукайчыларны да әзерләргә тиешбез. Шул ук фанатик Ибраһим Нуруллиннарны сагынам мин...

Фәнни үзәк, фәнни структура булса, Тукайчылар мәктәбе барлыкка килер иде. Тукай – бөек шәхес. Аның дөньясын беркайчан да ачып бетереп булмаячак. Без киләчәккә барабыз. Буыннар бик тиз алышына. Яшьләргә креатив проектлар белән Тукаебызны өр-яңадан ачып күрсәтергә тиеш. Тукай мәсьәләсендә бик күп кызыклы юнәлешләр бар, - диде шагыйрь һәм бер кеше дә ишетмәгән Тукай турындагы бик сирәк фактларны сөйләде.

– Мәсәлән, ул алманы кадаклап ашаган. Алманың эченә тимер кадак төшерә торган булган. Белүебезчә, тимер белән алма согы реакциягә керә һәм алманың тәме үзгәрә. Бу уйдырма түгел, чын.

Кирәкмәс әйберләр – легендалар белән дә шөгыльләнмик. Хәзер бит инде Зәйтүнә Мәүлүдованы легендага әйләндердек. Кайбер очрашуларда хәтта сөяркәсе булган дип тә әйтәләр. Ну, җәмәгать! Тукайның өйләнү мәсьәләсендә аның фикере төгәл булган. Зәйтүнә аның кулын тоткан, Тукай аның кулын да, башка җирләрен дә тотмаган! Без инде шуннан «имеш, Тукайның бердәнбер сөйгәне» дип, легенда ясап бетердек, - ди шагыйрь.

Бу урында Тукайчы галимебез Зөфәр Рәмиев кушылды:

– Рауль Мир-Хәйдәров бөтенләй башка позициядә тора: Зәйтүнәне юкка чыгара. Күпербаш Әминәсен маташтыра. Фантазия! - диде галим.

Тукай аерым структурага лаекмы?

Фәнни үзәк дигәннән, Марсель Ибраһимов андый үзәк түгел, ә институтта бер лаборатория булдыру турында хыяллануларын әйтте.

Игътибар итегез: Пушкинны өйрәнү комиссиясе бар. Пушкинны өйрәнү мәсьәләләре шул комиссиягә йөкләнгән. Пушкинны өйрәнү буенча институт та бар. Институтларда фәнни оешмаларда Пушкинны аерым өйрәнү бүлекләре бар. Бездә, кызганыч, юк. Тукай шундый аерым структурага лаек түгелмени?

– Фәннәр Академиясендә лаборатория яки бүлек ачсак та, бу эшне шуннан башлар идек. Бәлки, Фәннәр Академиясе һәм Язучылар берлегеннән программага бу мәсьәләне кертү өчен шундый инициатива белән чыгарбыз? – дип сорау куйды ул. Түгәрәк өстәлдә катнашкан ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов теләк-тәкъдимнәрне туплап, министрлыкка юлларга киңәш итте.

Марсель Ибраһимов: «Тукайның мескен, фәкыйрь түгеллегенә басым ясарга кирәктер»

Тукайны фәкыйрь тормышта яшәгән, михнәтләр күргән дип тасвирлыйлар. Аңлашыла, ул шул чорның идеологик мейнстримына туры килгән. Тукай кунакханәдән-кунакханәгә күчкән, хәтта үзенә фатир (өй) дә сатып ала алмаган дигән сорау туарга мөмкин. Яшьләргә бу образ кызыклымы соң?

– Акцентларны күчерергә кирәктер, бәлки? – дип тәкъдим итте шунда ук Марсель Ибраһимов. – Тукай үз-үзен шәхес итеп тәрбияләгән кеше. Ул, чыннан да, ятим кала, Җаекка туганнарына барып эләгә, укый, белем ала, Җаектагы газета-журнал нәшриятында эшли башлый, яхшы журналистка әйләнә. Провинциядән губерния башкаласы – Казанга килә ала, татар зыялылары арасында үзенең урынын яулап ала ала – танылган шагыйрь була.

Тукай образын конструкцияләгәндә, безгә аның талантлы кеше булуына карамастан, бер дә мескен, фәкыйрь түгеллегенә басым ясарга кирәктер? Тукайның бу образы яшь буынга кызыклы булыр, дигән фикерен әйтте галим.

Бу сорауга Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов үзенең фикерен белдерде.

«Тукай – тәнкыйтьтән өстен, аның турында начар сүз ишетәсе килми»

– Тукай бүгенге көндә татар милләтенең символы, моны без таныйбыз, беләбез, - дип башлады ул сүзен. – Һәр халыкның яшәеше, милләт буларак танучы билгеләре бар. Тукай, Җәлил – шундыйлардан. Шуңа күрә без аларны тәнкыйтьтән өстен дип әйтәбез. Алар турында безнең начар сүз ишетәсе килми. Без аларны халыкның йөзе буларак кабул итәбез, аның менталь сыйфатларын үзенә туплаган шәхес буларак күзаллыйбыз. Бу- миф. Ләкин ул халык өчен кирәкле миф.

Хроника материалларын уку бер кызыклы фикергә китерде – Тукайны кайвакыт кызганыч итеп күзаллау бераз гына артып китә. Тукайның «Исемдә калганнар»ы – әдәби әсәр. 2,5 яшьлек Тукай дип, дуслары, туганнары, якыннары сөйләгәннәр буенча язган ул. Шәрифә карчыкны да явыз карчык итеп күзалларга кирәкми. Мәктәптә балаларга өйрәткәндә аны шундый образ буларак бирүне мин дөрес дип тапмыйм.

Аның бабасы Зиннәтулла картны да үзенең оныгына бик үк җылы карашта булмавын, шулай ук, Тукай үзенә сөйләгәннәр буенча язган. Ләкин моның әдәби әсәр икәнлеген һәм аның уйланма катламда булуын искә алу кирәк.

Әдәби иҗат – кешенең дөньяга карашының образлы чагылышы. Безгә укучыларыбызга шуны аңлатырга кирәк.

Фәлсәфә, психология кысаларында берничә фән, һәм караш яссылыгында Тукай иҗатына якын килүнең мөмкинлеге күп. Зиннур абыйның китабында татар яшәешенә бәйле фәлсәфәсе матур ачыла, моны тирәнәйтү кирәк. Фәлсәфи яктан караганда, татар менталитеты ни өчен Тукай фаҗигале язмыш аша килгән, ни өчен Тукайны бүгенге көндә рус милләтеннән булган кешеләр без теләгәнчә кабул итә алмый? Аның өчен татар менталитеты, психологиясе, фәлсәфәсен ачу аша Тукайга килү – фәнни-популяр хезмәтләр басу сорала, - дип җөпләде галим.

«Тукайның югары статуста булуы аның текстларында тикшеренүгә сизелерлек чик куя»

– Тел, гореф-гадәтләрне белүче халык белән читтән торып иҗат турында күзаллау алган кешеләр арасында зур аерма бар – диде «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» күп факторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе мөдире Алексей Арзамазов. Ул Тукай шәхесе, аның иҗатына сак якын килүен әйтте.

– Минем тормышта Тукай зур роль уйнады. Дәү әтиемнең китапханәсендә Ибраһим Нуруллинның Тукай турындагы китабын табып укыганнан соң, татар теленә, мәдәниятенә гашыйк булдым.

Тукай - классик, аның югары статуста булуы аның текстларында тикшеренүгә сизелерлек чик куя. Тикшеренүче ни дәрәҗәдә «кысылырга» хаклы соң, дигән бәхәс туа. Заманча тикшеренүчеләрнең яңа бәяләүләр тәкъдим итәрлек тарихи яктан төпле белемнәре бармы?

Кыскасы, Арзамазов эчке чикләр һәм мөмкинлекләр темасының катлаулы проблема булуын ассызыклады.

***

Аңлашылганча, түгәрәк өстәлдә бик күп фикер яңгырады. Барысын да кертеп бетерү өчен тагын фәлән бит кирәк булыр иде. Шуңа күрә спикерларның фикерләрен кыскача язып үтәсе килә.

Габдулла Тукай исемендәге әдәби музей мөдире Гүзәл Төхвәтова «Тукай белән бәйле китапларны сатыр һәм кызыксындырыр өчен аның исеменә бәхәсле атамаларны кулланырга кирәк микән?» – дигән сорау күтәрде. Баксаң, Гүзәл ханымга «Тукайның көндәлеген» сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар икән. «Бу китапны сатыр өчен кулланылган реклама юлы. Яисә без киресенчә шундый исемнәр кулланып, Тукайның исемен пропагандаларга тиешме?» – дип, күпләрне уйланырга мәҗбүр итте ул.

«KazanFirst» интернет-басмасы журналисты Илнур Ярхәмов Габдулла Тукайның яңа якларын ачарга тәкъдим итте. «Мәсәлән, безнең буын фрилансерлар булып акча эшли, без дедлайнның нәрсә икәнен беләбез. Менә бу проблемаларны Тукай ничек хәл иткән? Тукайның төрле сәяси фикерләре булган. Ул моны үзе тойганча, теләгәнчә әйткән микән, яки моның ниндидер максаты булганмы?

Тукай тормыш проблемаларын ничек хәл иткән? Менә шушы сораулар кызыклы. Төрле православ пабликаларында Тукайдан монархист ясамакчылар иде, - диде ул.

«Матбугат.ру» порталы җитәкчесе Данил Сәфәров Тукайны яшьләргә маркетинг элементлары белән тәкъдим итү яклы. «26-29 яшьлек егетләр өчен Тукай – мәктәптә мәҗбүри рәвештә укытылган китаптагы бер портрет һәм шуның биографиясе. Тукай һәйкәле, урамын һ.б. беләләр. Яшь кеше Тукайны «минем яшьтәге кеше» дип күзалламый. Тукай селфмейд дип язгач, яшьләрнең игътибары артырга мөмкин. Тукай турындагы стереотипларны киңәйтергә кирәк», - диде ул.

Сәнгать белгече Рауза Солтанова Казан урамнарында юл күрсәткечләренең булмавын, яшь Тукайчылар клубын оештырырга кирәклеген әйтте.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре белгече Ольга Улемнова Габдулла Тукай исемен кулланып, коммерция өлкәсендә акча эшләүчеләр билгеле бер фондка керемнәреннән акча күчереп барырга тиеш, дип саный. Ул акчаларны Тукай яшәгән кунакханәне төзекләндерү өчен тотып булыр иде, диде ул. Сәнгать белгече кайсы кунакханә турында сүз барганын төгәлләштермәде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100