Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай һәм Актаныш районы хакимиятендә үзгәрешләр булды

news_top_970_100
Тукай һәм Актаныш районы хакимиятендә үзгәрешләр булды

Кичә Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев эшеннән азат ителгән иде. Бүген ул яңа вазифага билгеләнгән, дип хәбәр итә Актаныш районы советының төркеме.

«Бүгенге көннән ул Актаныш муниципаль район хакимиятендә Башкарма комитетның эшләр идарәчесе вазыйфаларын башкарачак.

Илфак Шамил улына ихластан уңышлар теләп калабыз. Районыбыз өчен ят кеше түгел, һәр мәсьәлә, район сулышы, халыкның яшәеше белән хәбәрдар.

Кыскача белешмә:

Илфак Шамил улы 1972 елның 20 октябрендә Актаныш районы Зөбәер авылында туган. 1995 елда Казан дәүләт педагогия институтын (география һәм биология укытучысы,), 2015 елда Казан (Идел буе) федераль университеты (җирле үзидарә органнарының халык белән хезмәттәшлеге: заманча технологияләр) тәмамлый.

Хезмәт юлы:

19.08.1996 – география укытучысы, Иске Кормаш урта мәктәбе.

11.01.2006 – география укытучысы, тәрбия эше буенча директор урынбасары, Актаныш урта мәктәбе.

15.10.2012 – Татарстан Республикасы Актаныш районы Актаныш авылының социаль һәм мәгърифәт эше бүлеге башлыгы.

21.09.2015 – Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары.

10.10.2018 – Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары, Актаныш муниципаль районы советы рәисе урынбасары.

26.08.2019 – Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.

08.2019 – Тукай муниципаль районы башлыгының инвестицион проектларны үстерү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе.

09.2019-2023 елның 7 ноябренә кадәр Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкарды», – дип язылган аккаунтта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100