news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Туймазыда Фән Вәлиәхмәтов истәлегенә багышланган Сабан туе узды

news_top

25 июль көнне Башкортстанның Туймазы районының «Бабай утары» этномәдәни үзәге мәйданчыгында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов истәлегенә багышланган Сабан туе узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Сабан туеда ат чабышлары, милли көрәш, артистлар катнашында концерт программасы, халык осталары эшләнмәләре күргәзмәсе, балалар уен мәйданчыгы, милли уеннар һәм ярышлар булды.

Казаннан килгән кунаклар – Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Гыйматдинова Эльвира һәм Халыкара конкурслар лауреаты Руслан Габбасов дәртле җырлары белән халык күңелен күрде, дип хәбәр итә оештыручылар.

Рәсми өлештә Россия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов, Туймазы районы башлыгы Булат Мусин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Рәхимов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, Татарстанның Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов чыгыш ясадылар.

Сөләйман Рәхимов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакировның сәламнәрен җиткерде һәм узучы чараның татарларның рухи һәм мәдәни берлеген ныгытудагы әһәмиятен билгеләп үтте.

Шулай ук Башкортстанда татарларның милли тормышын саклауга керткән өлешләре өчен оештыручыларга рәхмәт әйтте һәм җирлектәге татар активына Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар