news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Туймазы районында коточкыч авария: ычкынган тәгәрмәч аркасында берничә машина бәрелешкән

news_top
Туймазы районында коточкыч авария: ычкынган тәгәрмәч аркасында берничә машина бәрелешкән
Фото: Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты, https://www.bashinform.ru

22 ноябрьдә иртән Башкортстанның Туймазы районында Төпкилде авылы янында берничә машина бәрелешкән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Биредә «Шкода» җиңел машинасы, «Даф» һәм «ГАЗель» йөк машиналары бәрелешә. Урынга Кандра авылыннан янгын сүндерүчеләр, Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары бара.

«Хәрәкәт иткән чакта «Даф» йөк машинасының алгы тәгәрмәче ычкынып китә. Шуннан соң «ГАЗель» машинасы җиңел автомобильгә бәрелә. «ГАЗель» йөртүчесе машинада кысылып кала. Аның коткаручылар чыгарып, табибларга тапшыра», – дигәннәр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар