«Туймадыгызмы әле?»: Гүзәл Әхмәтовага урамда үзенчәлекле итеп мәхәббәт аңлатканнар
Башкортстан җырчысы Гүзәл Әхмәтовага мәхәббәт белдергәннәр. Аның машинасының тәрәзәсе һәм көзгесендәге тузанга кемдер татар һәм рус телләрендә «мин сине яратам», «люблю, люблю, люблю», «любимая» дип язып бетергән, йөрәк рәсемнәре ясап калдырган. Бу мәхәббәтле кеше үзенең кем булуын да белдерә: «Ф.Ф.Ф» дип язып калдырган ул.
«Туймадыгызмы әле язып? Менә бүген машинаны юдыртам, барысы да юыла инде», – дип сөйли җырчы, беренче тапкыр гына язмауларына ишарә ясап.