Туйлар: Яшь парларга 80 нче елларда ниләр бүләк иткәннәр һәм хәзер күпме акча салалар?

Шушы көннәрдә 21 яшьлек кияү белән 20 яшьлек кәләш туй уздырган. Кызның дизайнер теккән күлмәге, алып баручы, фотограф, эстрада җырчысы хезмәтләрен исәпкә алып, аларга бәйрәм 500 мең сумга төшкән. Иң популяр бүләк – конвертларда акча, минималь купюра 5 мең сум булган. Яңа өйләнешкәннәрнең әти-әниләре 100әр мең бүләк иткән. Нәтиҗәдә 400 мең сум акча җыелган.
Икенче бер яшь парның икесенә дә 25әр яшь, икесе дә эшли. Туйга 1 миллион сум сарыф иткәннәр, кәләшкә күлмәкне 100 мең сумга сатып алганнар. Бәйрәмгә 120 кеше чакырганнар. Яшьләрнең чыгымнары капланган, чөнки кияүнең туганнары – хәлле кешеләр, алар яшь гаиләгә зур суммалар – 200-250шәр мең сум акча салган.
Туй тантаналарын алып баручылар сөйләвенчә, хәзер әти-әниләр балаларына еш кына фатир ачкычы кебек кыйммәтле бүләкләр, ә «ширбәт ае»на – курортка юлламалар бүләк итә. Шул ук вакытта кредитлар алып, шуны аннары үзләре түләүче ата-аналар да бар.
Юрист булып эшләүче Дамир туйда апасыннан истәлекле сюрприз алуы турында сөйли: ул 100 меңгә 2 артист-юмористны чакырган. Кунакларга хәтта тост та әйтергә туры килмәгән: концерттагы кебек утырганнар, чын күңелдән көлешеп, төрле уеннарда катнашканнар.
Барысы да өйгә, барысы да файдалы
80-90 нчы елларда яшьләргә, гадәттә, файдалы әйберләр бүләк иткәннәр. Алар яңа тормыш башлау өчен кирәкле әйберләр булган.
Акча бүләк итү һәрвакытта да яхшы идея булып саналмаган, чөнки акчага берни дә сатып алып булмаган вакытлар да булган. Кибетләрдә – барысы да «блат» буенча, прилавка астыннан гына бирелгән. Шулай да, акча бүләк итәргә карар кылган очракта, конвертка бер пардан 20-25 сум салганнар. Якын туганнары күбрәк биргән.
.jpg)
Фото: © Николай Туганов архивыннан
Иң киң таралган бүләкләр булып сервизлар саналган – аш һәм чәй сервизлары, бәллүр һәм кухня савыт-сабалары җыелмалары. Матур һәм сыйфатлы, ул иминлек һәм муллык символы булып саналган. Берьюлы берничә кунак урын-җир комплектлары алып килә алган. Инженер Екатерина Сергеева сөйләвенчә, аларга туй мәҗлесендә 7 комплект бүләк иткәннәр. Өчесен ул үзләренә калдырган, калганнарын дус кызларына саткан.
Яшьләр төсле телевизорлар, суыткычлар, электр самавырларын бик шатланып кабул иткән. Төзелеш оешмасында эшләгән Марина Бирючевская ире белән якын дусларыннан күңелләренә бик хуш килгән бүләкләр алуын әйтә. Аларга фотоаппарат һәм тегү машинасы бүләк иткәннәр.
Интерьер өчен бүләкләр – стена келәмнәре, идән паласлары, шифоньерлар, люстралар да бик яхшы бүләкләр саналган. Ата-аналар күбесенчә «стенка» яки кухня гарнитурына акча салганнар. Аларны кибеткә барып тиз генә сатып алып булмаган, язылып, айлар буе көтәргә туры килгән.
–1981 елда бүләк ителгән сервизны әлегә кадәр саклыйм: чынаяклары матур, бәйрәмнәрдә генә тотам, – ди педагог Гүзәл Низаева. – Туйда 30 кунак булды, күбесе безнең яктан, әти-әнием бик күп акча сарыф итте. Туй үзен аклады. Шуңа күрә барлык чыгымнарны һәм хәтта балдакларга тотылган акчаны да без ирем белән аларга кайтардык. Үзебезгә суыткыч өчен генә акча калдырдык.
Тулай торакта узган туйда җыелган акча Чаллыда яшәүче Мария Алексеевна һәм аның ире өчен «бал ае»на җиткән.
– Купюралар һәм вак акчалар салынган чүпрәк янчыкны алып, ресторанга кичке ашка килдек, – дип сөйли ул. – Тәмле ризыклар, официантлар һәм тере музыка – яхшы кәеф өчен күп кирәкме? Анда еш бардык, бөтен акчаны ашауга сарыф иттек.
Автомобильләр җыю заводының комсомол-яшьләр бригадасы бригадиры Шәүкәт Хөснетдинов туйга кәләшкә чәчәк бәйләме, кияүгә, үзара җыешып, акча бүләк итүләрен искә төшерә. Бер кызның кияүгә чыгар алдыннан үзенә бирнә әзерләгәнен дә хәтерли ул. Күрше кибеттә урын-җир комплектлары сатканнар – бер кешегә берне генә. Ул эшләгән бөтен бригада шунда чиратта торган.
Ул заманнарда да шаккатырлык бүләкләр бирүчеләр булган.
– Мин 1979 елда кияүгә чыктым, туганнарым бүләкләре белән кунакларны да гаҗәпләндерде: әти-әнием 200 сумлык саклык кенәгәсе бүләк итте (ул вакытта минем хезмәт хакым 85 сум иде), абыем симез генә бер тәкә алып килде, апам мамыктан сырылган юрган бүләк итте, без аны бик озак кулландык, – дип, истәлекләре белән уртаклаша шәфкать туташы Талия Мәҗитова.
Чыганак: «Челнинские известия», Ләлә Гайфетдинова