«Туйга кадәр бәбигә узган». Әти кеше хурлыкка чыдамыйча, кызын имгәтеп, елгага ыргыткан
Татарстанда 47 яшьлек ир-атны 17 яшьлек кызын үтергән өчен хөкем иттеләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Быел апрельдә 17 яшьлек кыз югала. Ориентировкаларда язылганча, ул 27 апрельдә көндез мәктәптән чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый. Аны бөтен бистә халкы, полиция эзли. Аннары кызның мәетен Ык елгасында табалар.
Тикшерүчеләр моның бәхетсезлек очрагы булмавын тиз аңлап ала. Аннары җинаятьтә шикләнелүче кеше кызның үз атасы булуы билгеле була.
Суд ачыклаганча, 27 апрельдә ир-ат өйдә 17 яшьлек кызының телефоннан интим темаларга сөйләшүен ишетә. Ул ярсый, талаш чыгара, аннары кызын баскычтан төртеп төшерә. Бала башы белән бәрелә һәм аңын югалта. Әти кеше кызын үлде дип уйлый һәм елгага илтеп ыргыта.
Тикшерү барышында әти кеше кызын ничек үтергәнен тыныч кына сөйләп бирә. «КП»ның үз чыганагы белешмәсе буенча, мәрхүмә кыз бистәдәге бер егет белән очраша. Алар мөнәсәбәтләрен яшерми. Аннары кыз авырга уза. Егет тә баладан баш тартмый, алар, мәктәпне тәмамлагач, туй ясарга җыена. Ләкин әти кеше өчен бу хәл бик хурлыклы була, кызы кияүгә чыкмыйча гына балага узган, өстәвенә, кияү дә аларның диаспорасыннан булмый. Әти кеше шуңа ярсый, диелә хәбәрдә.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, фаҗига Ютазы районының Урыссу бистәсендә булган. 27 апрельдә кызы югалу турында әнисе полициягә хәбәр иткән. Мәетне 30 апрельдә Ык елгасында тапканнар. Суд-медэкспертиза ачыклаганча, кыз суга батудан һәлак булган.
Суд карары буенча, ир-атны 7 елга каты режимлы колониягә хөкем иткәннәр, диелә хәбәрдә.