Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туйга барган җиде кеше, шул исәптән бер бала юл һәлакәтендә вафат булган

news_top_970_100
Туйга барган җиде кеше,  шул исәптән бер бала юл һәлакәтендә вафат булган
МВД Дагестана Телеграм-каналы

Дагыстанның Ногай районында йөк машинасы һәм микроавтобус һәлакәткә очраган. Нәтиҗәдә, җиде кеше һәлак булган – авария урынында алты өлкән кеше һәм маршрутканың бер балигъ булмаган пассажиры вафат. Биш кеше зыян күргән, аларны хастаханәгә озатканнар. Бу хакта Дагыстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә сылтама белән «Комсомольская Правда» порталы хәбәр итте.

«Бүген, якынча 2:30 сәгатьтә, «Кочубей – Нефтекумск – Минводы» автомобиль юлының 30 чакрымында, Ногай районында, «Газель» пассажир автомобиле белән идарә иткән Дагыстан кешесе руль артында йоклап китеп, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән. Йөртүчегә 60 яшь булган», – дип хәбәр ителә Эчке эшләр министрлыгы үзенең Telegram каналында.

Дагыстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте әйтүенчә, авариягә эләккән кешеләр туганнар булган. Алар Ставропольгә туйга барганнар. Хәзерге вакытта һәлакәт урынында тикшерү-оператив төркеме эшли. Һәлакәтнең сәбәбе, автоһәлакәттә катнашучылар саны ачыклана.

«Язмышка яки Аллаһы Тәгаләгә үпкәләргә кирәкми. Монда аның бернинди катнашы да юк. Бу – бары тик кеше хатасы гына. Йоклап китү автоһәлакәткә юлыгу кебек хаталар ясар өчен аңлап кабул ителә торган сәбәп була алмый. Йокы килгән килеш машина йөртергә ярамый. Йокы килә икән, юл кырыена чыгып, туктап, ярты сәгать булса да йоклап алырга кирәк», – дип яза халык «Госавтоинспекция Дагестана» Telegram каналында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100