Туйга әзерләнү өчен үз хисабыңа 5 календарь көнгә кадәр отпуск алу мөмкинлеге бар, һәм эш бирүче мондый ялны бирүдән баш тарта алмый. Бу хакта РФ Хезмәт министрлыгына сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.
«Җәй көне гадәттә туйлар сезоны башлана. Мөһим көнгә тыныч кына әзерләнү өчен хезмәткәр үз хисабына 5 календарь көнгә кадәр ял рәсмиләштерә ала. Эш бирүче моңа каршы килә алмый», – диелә министрлык хәбәрендә.
Ял хезмәткәрнең язма гаризасы нигезендә бирелә. Туй сәбәпле бирелгән ял көннәре төп ялга тәэсир итми, ягъни еллык түләүле ял көннәреннән алынмый.
Мондый ял алу хокукы эшкә күптән түгел генә урнашкан кешеләргә дә бирелә.
Туйга әзерләнү өчен ялны эштә сынау вакыты булган чорда да алу мөмкинлеге бар. Әмма бу очракта сынау срогы эштә булмаган көннәр санына озайтылачак, диелә хәбәрдә.