Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туйдан соң фаҗига: Трактор арбасына бәрелгән фургонда 6 кеше үлгән, 17 кеше имгәнгән

news_top_970_100
Туйдан соң фаҗига: Трактор арбасына бәрелгән фургонда 6 кеше үлгән, 17 кеше имгәнгән
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Пакыстанның Пенджаб штатында туйдан соң кимендә 6 кеше үлгән, тагын 17 кеше имгәнгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Туй кунаклары утырган фургон Дуньяпур тирәсендә авариягә очрый. Кунаклар туй тантанасыннан соң өйләренә таба кайтып бара торган була. Фургон йөртүчесе юл кырыенда туктап торучы тракторны күрми, фургон трактор арбасына бәрелә.

Авариядә 6 кеше – 1 бала, 3 хатын-кыз, 2 ир-ат үлә. 4 ир-ат, 10 хатын-кыз, 3 балага табиблар ярдәм кирәк була.

Фургон салонындагы бөтен кеше дә туй мәҗлесендә катнашкан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100