25 июльгә каршы төндә Новосибирск өлкәсенең Восход бистәсендә туй фаҗига белән тәмамлана. Бер кунак һәлак була. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.
«8 машина килде, бөтен парковканы тутырдылар. Туй бәйрәм иттеләр, безнең койма янында ук фейрверк аттырдылар, очкыннары безнең участокка очты. Төнге 11дән соң да кунаклар тынычланмады: кычкырышкан тавышлар гел ишетелде, музыка акырттылар. Без полициягә шалтыраттык, тавышка зарландык – буш экипаж юк, диделәр», – дип сөйләгән күршедә яшәүче ир-ат.
Бәйрәм күршеләрнең видеокүзәтү камерасына эләккән. Төнге икенче яртыда исерек кунаклар ишегалдына чыга, шунда низаг та башлана. Зәңгәр күлмәк кигән озын буйлы ир-ат компания белән сөйләшеп торган. Аксыл футболка кигән егет көтмәгәндә ир-атның битенә китереп суга. Ир-ат егылып китә, тегесе аның йөзенә төкерә һәм тәмәке ташлый.
«Камерадагы язмаларга караганда, ир-ат егыла һәм башка тормый. Без кабат полиция чакырттык, бу юлы килделәр, «ашыгыч ярдәм» дә килде. Зәңгәр күлмәк кигән ир-ат үлгән – иртән табиблар аның мәетен кара пакетка салып алып чыкты», – дип сөйләгән күршеләр.
Полиция дә бу мәгълүматны раслаган.
«Полиция хезмәткәрләре урынга килде һәм низагта катнашучыларны тоткарлады, аларны тикшерү органнарына тапшырдылар», – дип хәбәр иткәннәр Новосибирск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
«Коттедж индивидуаль торак төзелеше өчен каралган җир кишәрлегендә урнашкан, әмма чынлыкта исә анда банкет залы, кунакханә, пейнтбол клубы һәм мунча эшли», – ди сөйли авыл халкы. Һәм гел тавыш, кычкырыш аларга йокларга комачаулый.
Тирә-яктагы урамнарда яшәүче кешеләр Новосибирск районы администрациясенә 2 мәртәбә күмәк мөрәҗәгать җибәргән, әмма әлегә бернинди үзгәреш тә юк. Шул ук вакытта җир кишәрлеге хуҗасы сауна да төзеп куйган, һәм тавыш-гаугалы кунаклар саны тагын да арткан.
«Җир кишәрлекләре хуҗасына Россия Җир кодексының 7 нче маддәсенең 2 нче өлеше, 42 нче маддәсе буенча мәҗбүри таләпләрне тәэмин итү буенча кабул ителгән чаралар турында хәбәр итү тәкъдиме белән хәбәр җибәрелде. Әмма милек хуҗасыннан әлегә кадәр җавап килмәде», – диделәр Новосибирск өлкәсенең Новосибирск районы администрациясендә.
Ә кунакханәдә бу хәлгә аңлатма бирүдән баш тартканнар. «Хуҗа шәһәрдә түгел, киләсе атнада шалтыратыгыз», – дигәннәр КП-Новосибирск басмасына.
«Тикшерүчеләр «Саксызлык аркасында үтерү» билгеләре буенча сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше бармы-юкмы икәнен ачыкларга тиеш. Тикшерү плитканың стандартларны һәм нормаларны бозып куелуын һәм моның егылу вакытында фаҗигагә китергәнен ачыкласа, коттедж хуҗалары да җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Тынычлык турындагы закон буенча җаваплылык зур түгел, һәм практика буенча полиция гражданнарның шикаятьләрен игътибарсыз калдырырга мөмкин. Әмма исерек компанияләрнең гамәлләрен «Хулиганлык» дип квалификацияләргә мөмкин, алар өчен штрафлар каралган», – дип аңлаткан Новосибирск адвокаты Константин Зиновьев.