news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Туй сәяхәтендә фаҗига: юл һәлакәтендә кияү үлә, кәләш имгәнә

news_top
Туй сәяхәтендә фаҗига: юл һәлакәтендә кияү үлә, кәләш имгәнә
Фото: https://t.me/mvd_38

Байкалдан кайтып килешли, авариядә кияү егет үлгән, кәләш имгәнгән. Алар туй сәяхәтенә барган булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Туйдан соң 1-2 көн узгач, яшь пар дуслары белән Байкалга ял итәргә китә. Алар Читадан килә.

Фаҗига 20 августта 15.20 сәгать тирәсендә Байкал трактында була. «Subaru Levorg» машинасын йөртүче Листвянка бистәсе ягыннан килә. Ул идарәсен югалта, юлдан чыгып китә һәм агачларга бәрелә.

Эчке эшләр министрлыгының Иркутск өлкәсе буенча идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, машина йөртүчегә 24 яшь булган.

Арткы утыргычтагы кешеләр бик нык зыян күрә. Алар Читадан килүче яшь пар була. Егеткә 25 яшь, кызга 24 яшь. Егет урында ук үлә. Машина йөртүче һәм тагын 2 пассажирга медицина ярдәм кирәк була.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Фото: © https://t.me/mvd_38

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар