Пакыстанда туй автобус белән авариядә 22 кеше һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Илнең төньягында туй кортежындагы машина елгага төшеп китә. Коткаручылар белешмәсе буенча, 22 кеше үлә.
«Сишәмбе көнне Гилгит-Балтистанда Диамер округында 22 кеше батып үлде. Алар барысы да туй тантанасындагы машинада иде. Машина елгага төшеп китте», – дигән матбугат чаралары.
Аннары кәләшне исән килеш тапканнар. Кыз нык имгәнгән. Аны хастаханәгә китергәннәр.
Пакыстан президенты Асиф Али Зардари мәрхүмнәрнең туганнарының һәм зыян күрүчеләрнең кагыйсын уртаклашкан.