Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туй кунаклары утырган автобус тирән чокырга төшеп киткән, 25 кеше һәлак булган

news_top_970_100

Һиндстанда туй кунаклары утырган автобус тарлавыктагы тирән чокырга төшеп киткән. Кимендә 25 кеше үлгән, тагын 21 кеше имгәнгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 5 октябрьдә иртәнге якта Дхумакот шәһәре тирәсендә була.

Автобуста 50ләп кеше бара. Урында 25 кеше мәетен тапканнар инде. 21 кешене хастаханәгә китергәннәр. Алты кешенең хәле бик авыр, дип бәяләнә.

Шушы тирәдә иртәнге якта Гималайдагы Докриани-Бомак бозлыгына менеп баручы кешеләр төркемен кар басып китә. Биредә кимендә 10 кеше һәлак була, тагын 18 кеше хәбәрсез югала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100