Воронеж өлкәсе полициясе 5 сентябрьдә туйда күмәкләшеп сугышучыларны тикшерә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Борисоглебское шәһәренең Чкалов урамында туй кунаклары машиналар йөри торган юлга чыгып сугышкан. Машиналар хәрәкәтенә комачаулаганнар. Шуңа күрә урамда юлны ябып торырга туры килгән.
Шаһитлар әлеге хәлне видеога төшереп торган. Кадрларда ак күлмәкле дистәләрчә кешенең юлда чабышып йөрү, төрткәләшүе күренә.
Полиция белешмәсе буенча, бу кешеләр – биредә яшәүчеләр. Талаш яшьләр арасында аңлашылмаучанлыктан килеп чыккан. Вакыйгада шактый күп кеше катнашуга карамастан, алар барысы да исән-сау, табиблар ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр юк.
Хокук саклаучылар тикшерү башлаган, юлда хәрәкәтне ябу фактын аерым тикшерәчәкләр, диелә хәбәрдә.
Видео «Мой и твой Воронеж» телеграм каналында чыкты.