news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Туй күлмәге» җырын яздырган Айсылу Габдиновага: «Яңа хитлар тудырырга өйрәнсәк иде»

news_top

Җырчы Айсылу Габдинова Татарстанның халык артисты Венера Ганиева хиты – «Туй күлмәге» җырын яздырган.

«Һәрбер туйның бизәге булган, без тыңлап үскән, яраткан җырларыбызның берсе. Тулы версиясен музыкаль мәйданнарда тыңларга була», – дип тәкъдим итә ул аны тамашачысына.

«Айсылу гына булдыра ала торган югарылыктагы башкарылу», «Син булдырасың, халык ярата торган җырга яңа бизәлеш бирдең. Тавышыңа бик килешеп тора», – дип хуплаганнар аны.

«Яңа җырлар чыгарырга кирәк, кызлар. Венера апаның җырын җырларга күп акыл кирәкми инде. Яңа хитлар тудырырга өйрәнсәк иде», – дип, тәнкыйтьләүчесе дә табылган.

«Алайса халык җырларын да җырлап тормыйк инде, аңа да «күп акыл кирәкми», – дип җавап кайтарган бу язылучысына Айсылу.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар