Дагыстанда туй вакытында фаҗига булган. Кунаклар утырган машиналар, узышып, юл һәлакәте китереп чыгарган, машиналар чокырга төшеп киткән. «Туй җеназага әверелде», – дип яза «Комсомольская правда».
Таулы юлдан мәгънәсез узыш көндезге өчләр тирәсендә була. 2 егет һәм 2 кыз җитди имгәнгән, 1 егет һәлак.
Дагыстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, 19 яшьлек егет «Киа Рио» белән идарә итә, ул туй кортежында була. Имин дистанция һәм яндагы интервалны сакламаганга, ул «Лада Калина» машинасына бәрелә. «Лада» белән 18 яшьлек егет идарә итә. Шуннан соң 2 машина да юлдан чыгып китә һәм 50 метр тирәнлектәге чокырга очып төшә.
«Лада Калина»дагы 20 яшьлек пассажир егет һәлак була.
«Киа Рио» салонындагы 18 һәм 19 яшьлек ике кыз, йөртүче егетләр икесе дә имгәнә, аларны хастаханәгә китергәннәр, диелә хәбәрдә.