Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туй башланырга 20 минут кала килдем, беренче сүзем «кияү-кәләшнең исемен әйтегез» булды»

«Татарстан-24» телеканалында Татарстанның атказанган артисты Нурзадә алып баручы Гөлүсә Сөнгатуллинага бүгенге татар мәҗлесләре, мәҗлесләрдә булган кызыклы хәлләр турында сөйләде.

news_top_970_100
«Туй башланырга 20 минут кала килдем, беренче сүзем «кияү-кәләшнең исемен әйтегез» булды»
Владимир Васильев/архив

«Өлкәннәргә дә, яшьләргә дә ярарга тырышып эшлим»

Хәзерге вакытта нинди генә алып баручы юк, нинди генә мәҗлес үткәрелми. Бүгенге көндә замана алып баручыга нинди таләпләр куя?

– Алып баручы бөтен кешенең көен көйләп йөри торган кеше булырга тиеш. Бөтен кешеләрнең күңелләренә ярап, алдан ук әти-әни, яшьләр белән очрашып, аларның теләкләрен исәпкә алырга тиеш. Туйда өлкәннәр дә, кайчак әби-бабайлар да була. Программаны төзегәндә кемнәр булачагын сорыйбыз, ике якка да ярарга тырышабыз – өлкәннәргә дә, яшьләргә дә.

Безнең конкуренция зур. Шулай булса да, эшләргә теләгән кешегә мөмкинлекләр бар, эшләргә теләгән кеше һәрвакытта үзенең осталыгын үстереп торырга тиеш. Шул уңайдан, без еш кына мастер-классларга йөрибез. Кайбер кеше: «Нәрсәгә кирәк инде ул, син бит ничә ел эшләгән», – дип әйтә. Ләкин замананың үз таләбе бар, көне буе укыганнан соң, мин янып-көеп кайтып китәм. Ул мастер-класслар безне шушы дулкында тотарга ярдәм итә, дип уйлыйм. Төрле җирдән килгән спикерлар безне һәрвакыт ниндидер яңалыкларга өйрәтеп тора.

Димәк, талант һәм харизма булу гына аз?

– Әйе. Тырышлык та кирәк. Җырчы булу – минем өчен бер өстенлек. Мине чакырган вакытта, тагын җырчылар буламы, дип сорагач: «Юк инде, Сез бит үзегез җырчы», – диләр.

Өлкәнрәк буын баяннарга җырларга ярата. Андый җырларга да өстенлек бирәбез. Минем җизниләргә, кияү белән кәләшләргә, туганнарга, дусларга багышланган җырларым бар. Җырлар күп инде ул, чөнки мин аларның күбесен үзем иҗат итәм.

«Бервакытта да чәкчәк белән чәй эчмичә калмыйм»

Бүгенге көндә алып баручылар гореф-гадәтләрне саклау турында уйлый микән?

– Татарча булган мәҗлесләрдә күп кенә гореф-гадәтләр саклана. Никахка кияү ягыннан бүләкләр алып килсәләр, туйга кәләш ягыннан алып киләләр. Була шундый туйлар: ике яктан да күчтәнәчләр алып киләләр. Аларны без күрсәтергә тиеш бит. Кайчагында шулкадәр күп күчтәнәчләр алып киләләр! Мин аларны шундый яратам! Аннан соң, төрле якта төрлечә пешерәләр бит әле ул. Ульяновскида – бер, Башкортстанда икенче төрле. Сарманнар шундый зур итеп, тәмле итеп пешерә! Камыр ризыкларына исем китмәсә дә, мин бервакытта да чәкчәк белән чәй эчмичә калмыйм.

Әти-әниләрнең кәләшне мендәргә бастырып каршы алып, авызына бал белән май каптыру гадәтен яратам. Ресторан-кафеларда уздырганда, кәләш төшерү йоласын эшлик инде, дип сорасалар, бик куанып риза булам.

Татар халкы җырларны бик тә ярата, ул – җыр-моңга гашыйк халык. Бәйрәмгә килеп, «Алмагачлары»н да җырламыйча кайтып киттек, дип әйтерлек булмасын дип, берничә җырны бергәләп җырлап алабыз. Кайбер кунаклар махсус үзләренең җырларын әзерләп килә. Гореф-гадәтләрне сакларга, югалтмаска иде, чөнки без үзебезнең кем икәнебезне, тамырыбызны онытмаска тиеш. Гореф-гадәтләр электән үк килә икән, без аларны яшьләргә дә тапшырырга тиеш.

«Күңел ачар өчен ниндидер исерткеч эчемлекләр эчү мәҗбүри түгел»

Хәзер хәләл туйлар популяр. Аларның үзенчәлеге нәрсәдә?

– Монда алып баручыга сөйләмен үзгәртергә туры килә, ул аны дин таләпләренә туры китерергә тиеш. Иң беренче хәләл туйны мин 15-16 ел элек уздырдым. Ул вакытта андый туйлар үткәрү кермәгән иде әле. Хәтта әти-әниләр шаккатып калган иде, чөнки кияү дә, кәләш тә – дини кешеләр. Әти-әниләре бик борчылды.

Мин һәрвакыт болай әйтәм: күңел ачар өчен ниндидер исерткеч эчемлекләр эчү мәҗбүри түгел. Рәхәтләнеп җырлар-биер өчен, күңелеңне ял иттерә белергә генә кирәк. Ул бик матур туй иде, мин ул пар белән хәзер дә элемтәдә торам. Инде аларның 2 балалары бар, минәйтәм: «Хәзер сезнең балаларны кияүгә бирергә вакыт җитә», – дим. Хәзер бит бик матур никах күлмәкләре кияләр, яулыклар бәйлиләр. Ул вакытта алай түгел иде, кәләш бары тик озын җиңле күлмәк һәм ак фата кигән иде. Хәзер никах күлмәкләре бигрәк матур, искиткеч!

Хәзерге вакытта нинди уеннарны үтемле дип әйтеп була?

– Минем уеннар җырлы-биюле. Кайчак миңа кунаклар, аз бит, дип әйтәләр. Борчылмагыз, дип тынычландырам. Без барыбер бергәләп җырлашабыз, биибез. «Кунакларыбыз җыр-биюгә оста түгел инде», – диләр. Сез аларны белмисез, дип әйтәм. Бәйрәмгә килгәч, бергәләшеп беләчәкбез, дим. Минем мәҗлесләрдә «мәҗбүри» дигән әйбер юк, теләк буенча гына. Баш китәрлек әллә нәрсәләр эшләмибез бит, диям.

«Тамада» сүзен ишетүгә, зур мыеклы абый микрофон тотып йөри, дип күз алдына килә»

Күп кенә артистлар «тамада» сүзенә кырын карый. Мондый караш нәрсәдән чыга икән?

– Мин үзем дә «тамада» сүзен яратып бетермим. «Алып баручы» сүзен күбрәк ошатам. «Тамада» сүзен ишетүгә, Грузия күз алдына килә. Зур мыеклы абый микрофон тотып йөри, дип күз алдына китерәм.

Бу – бик тә җаваплы хезмәт. Әйтик, җомга көнне һәм шимбә көнне туй була. Җомга көнне – бер төсле, шимбә көнне бер төсле кунак килә. Бер туй икенчесенә охшамый. Һәр туй үзенчәлекле. Кайсыдыр кунаклар биергә, кайсылары җырларга ярата, кайсылары сөйләшеп утырырга. Һәр кунакка җай табарга кирәк.

Һәр мәҗлескә әзерләнергә туры килә. Юбилей булган очракта да, кемгәдер 35, кемгәдер 50 яшь бит әле ул. Һәр яшьнең үз таләбе. Бөтен юбилейга бер үк шигырьне дә сөйләп булмый. Минем мәҗлестә өченче яки дүртенче тапкыр бер үк төрле кунаклар да була. Мәсәлән, баштан мин аларның әти-әниләренең юбилейларын алып барам, аннары малайлары өйләнә, кызлары кияүгә чыга. Шулай булгач, программаны, уеннарны, сөйли торган сүзләрне үзгәртеп торам. Ул очракта мин алдан ук очрашып сорыйм.

Ә бервакыт, көндезге 12дә, алып баручы кирәк, дип шалтыраттылар. Тамадалары чирләгән икән. Мин киенмәгән, бизәнмәгән, ясанмаган, тиз-тиз ашык-пошык җыенып, чара башланырга 20 минут кала килеп җиттем. Шунда иң беренче сүзем: «Кияү белән кәләшнең исемен әйтегез!» – дидем. Менә шундый очраклар да була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100