Беларусьның Минск өлкәсендә 20 яшьлек кыз, кияү егете ясаган татуировка аркасында, туйга 1 атна калгач вафат булган. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.
Кызның тәнендә татуировка контуры инде ясалган, аны кара буяулар белән тулыландырырга кирәк булган. Башта бу эшне 2 этапта башкару күздә тотылган, әмма туйга 2 атнадан да азрак вакыт калгач, пар аны бер кичтә тәмамларга уйлый.
Сеанс өйдә үткәрелгән. Татуировканы ясап бетерү белән үк кызның температурасы кискен күтәрелгән. Ул табибларга мөрәҗәгать итмәгән, температура төшерә торган дару гына эчкән. 2 көн узгач, кыз кинәт аңын югалткан. Кияү егете аны уята алмагач, «ашыгыч ярдәм» чакырган. Кызны хастаханәгә алып киткәннәр.
Ләкин, табиблар килгән вакытта, кызда инде кан агулану (сепсис) башланган, һәм аны коткара алмаганнар. Табиблар фикеренчә, үлем сәбәбе нәкъ менә татуировка ясау белән бәйле, диелә хәбәрдә.