news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тугызынчы класс укучысы имтиханнарга әзерләнгәндә үлгән

news_top

Мәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәрендә имтиханнарга әзерләнгән вакытта 15 яшьлек тугызынчы класс укучысы  үлгән. 

7 апрельдә 15 яшьлек егет классташ кызы Таня (исеме үзгәртелгән) килә. Алар бергә имтиханнарга әзерләнергә килешкән була. Сәгать бишләр тирәсендә малай кыз янына килә, кыз аңа диванга утырырга куша һәм үзен начар хис иткәненә игътибар итә. Кыз аны арган гына дип уйлый. Әмма егет аңын югалтып егыла.

Таня күрше бүлмәдән бабайсын чакыра. Алар икесе бергә егетне аңына китермәкче була, аннары ашыгыч ярдәм чакыралар. Ашыгыч ярдәм килгәндә егет инде үлгән була.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар