news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тугызынчы сыйныфта укучы малай балыкка барыр өчен йөк машинасы урлаган

Хуҗа кеше машинасын ачык калдырып киткән булган.

news_top
Тугызынчы сыйныфта укучы малай балыкка барыр өчен йөк машинасы урлаган
82.мвд.рф

Симферополь шәһәрендә 9 сыйныфта укучы малайны тоткарлаганнар. Ул «Faw» маркалы йөк машинасын урлап алып киткән булган. Бу турыда Кырым буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Симферопольдә яшәүче 26 яшьлек ир-ат йөк машинасын төнгә ангар янына парковкага куеп калдыра. Ни сәбәпледер ул машинаны бикләми, үсмер малай шуңа кызыга. Ул зур габаритлы транспортны урлап алып китә.

Үсмер өенә кадәр машинада кайта, балык тота торган әйберләрен ала һәм балыкка китә. Ләкин бу машинаны хокук саклаучылар күреп ала, ала яшь каракны тоткарлый.

Җинаять эше ачылган, үсмер егет сак астына алынган, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар