Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тугызынчы сыйныфта укучы кыз рус теленнән имтихан вакытында үлгән

Баланың йөрәк авыруы да булган, ул бик каты дулкынланган, өстәвенә эссе һава торышы да аның хәлен җибәргәндер, дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
Тугызынчы сыйныфта укучы кыз рус теленнән имтихан вакытында үлгән
Салават Камалетдинов

Төньяк Осетиянең Моздок районындагы Калинин бистәсендә мәктәптә рус теленнән Төп дәүләт имтиханы вакытында кыз бала үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Төньяк Осетия буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«24 майда иртәнге уннар тирәсендә 9 сыйныфта укучы кызның хәле китә. Аны экстрен рәвештә хастаханәгә илтәләр. Ләкин юлда барышлый ул вафат була», — дип аңлатканнар ведомствода.

Якынча белешмә буенча, баланың йөрәк өянәге булган. Ул бик арыган һәм дулкынланган. Өстәвенә эссе һава торышы, стресс та аның болай да йомшак сәламәтлегенә йогынты ясагандыр, дип сөйләгән сайт чыганагы.

Моздок районы башлыгы Олег Яровой сүзләренчә, мәрхүмә кыз 2004 елда туган, Дагыстанның Кизләр шәһәрендә 2 нче мәктәптә укыган. 

Төньяк Осетиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, бүген Калинин районында имтихан тапшыру пункты оештырылган булган. Бирегә министр вазифаларын башкаручы Людмила Башарина барган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100