Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тугызынчы класс укучылары өчен яңа имтихан кертелә

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов "Российская газета" аша ата-аналарның сорауларына җавап бирде.

news_top_970_100
Тугызынчы класс укучылары өчен яңа имтихан кертелә

Быел тугызынчы класс укучылары рус теленнән телдән имтихан бирә башлый. Ул "зачет" формасында узачак, унбиш минут дәвам итәр дип көтелә. "Зачет" башка имтиханнарга керү мөмкинлеге бирә. Рус теленнән телдән имтихан тапшыра алмаганнар башка имтиханнарга кертелми.  

"Интерфакс" язуынча, имтиханны ике белгеч - әңгәмәдәш экзаменатор һәм рус теле укытучысы кабул итәчәк. Җаваплар яздырып барыла. Имтихан дүрт өлештән тора: текстны кычкырып уку, эчтәлеген сөйләү, берәр темага сөйләү һәм имтихан алучы белән әңгәмә. 

Телдән имтиханнар тест рәвешендә 58,5 мең мәктәптә узган, аны 1 миллионга якын укучы биргән дә инде. Телдән имтихан февральнең икенче чәршәмбесендә булыр дип көтелә. Аны март һәм майда кабат биреп булачак. Имтиханның максаты - укучыларның сөйләм телен белү дәрәҗәсен ачыклау.

Быел БДИда зур үзгәрешләр көтелми. Имтиханнар элеккечә булыр дип көтелә. 

2022 елда укучылар чит телләр буенча БДИны мәҗбүри бирә башлый. Ул математика кебек башлангыч һәм профиль дәрәҗәдә булырмы икәне әле хәл ителмәгән. Башка фәннәрне мәҗбүри итү буенча планнар юк.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100