news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тугызынчы каттан егылып төшкән бала исән калган

Ана ике яшьлек баласын өйдә үзен генә калдырып чыгып киткән.

news_top
Тугызынчы каттан егылып төшкән бала исән калган

Япониянең Кавасаки шәһәрендә ике яшьлек бала тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Яңа гына эшкәртелгән газонга төшеп, бала исән калган. Бу турыда Киодо агентлыгына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Вакыйга булган көнне баланың анасы күршегә керә. Өйдә үзе генә калган бала балкон ишеген ача һәм рәшәткәгә менеп, аска егылып төшеп китә.

Бәхеткә, бала исән кала. Аның аягы сына.

Хәзер бу эшне полиция тикшерә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар