Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тугыз яшьлек бала бүрәнә астында калып үлгән

news_top_970_100
Тугыз яшьлек бала бүрәнә астында калып үлгән
"Татар-информ" архивы

Приморье краенда 9 яшьлек бала бүрәнә астында калып үлгән. Бу турыда прокуратурага сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, 2 майда Спасск-Дальний шәһәрендә 2 малай агач эшкәртә торган предприятие территориясенә керә. Уйнаган чакта, аларның берсе өстенә бүрәнә төшә. Имгәнгән бала шунда ук үлә.

Җинаять эше ачылган. 

Прокуратура агач эшкәртә торган предприятие эшчәнлегенең законлылыгын тикшерәчәк, хуҗаларның объект территориясенә чит кешеләрне кертүне чикләүне оештыруын бәяләячәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100