Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тугыз яшьлек малайны үз апасы урманга илтеп, киемнәрен салдыра һәм карга күмеп куя

Урманда кыз энесен телефон шнуры белән буа башлый. 

news_top_970_100
Тугыз яшьлек малайны үз апасы урманга илтеп, киемнәрен салдыра һәм карга күмеп куя

Башкортстанда 22 яшьлек кыз 9 яшьлек энесен үтерә язган. Гаиләдә олы кыз нәни баладан көнләшеп, энесеннән котылмакчы булган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте. 

Тугыз яшьлек малайны апасы өйдән алып чыгып китә. Балалар әни кешегә китапханәгә барабыз дип әйтәләр. Ә үзләре урманга таба китә.

Урманда бу кыз энесенең киемнәрен салдыра, телефон шнуры белән буа башлый. Шуннан соң кыз энесен кар белән күмеп куя. Бераздан кызгана башлый һәм юлга чыгара, диелгән әлеге хәбәрдә.

Юлдагы баланы узып баручылар күреп ала. Битараф булмаган ир-атлар туктый. Малайны киендерәләр, җылы итеп төрәләр һәм ашыгыч ярдәм чакыралар. Тугыз яшьлек баланың аяклары өшегән, башы имгәнгән, бәрелгән һәм тырналган эзләр була.

22 яшьлек кызның психик авыруы бар, аның үсешендә тоткарлыклар булуы ачыклана, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100