Тугыз яшьлек кызның күз алдында гаиләсен үтергәннәр
Кыз бала могҗиза белән исән калган - аны әнисе үзе белән каплап өлгергән.
Красноярски өлкәсендә бер ир кеше күрше кызының күз алдында аның гаиләсен үтергән, дип яза "Российская газета".
54 яшьлек ир 79 яшьлек күршесенә кергән. Бу вакытта өйдә күршенең 48 яшьлек улы, аның хатыны һәм 9 яшьлек кызы булган.
Табын артында салып утырганнан соң, исергәч, җәнҗал чыккан. 54 яшьлек ир пычак алып, бер-бер артлы олы кешеләрнең барысын да үтергән, диелгән әлеге хәбәрдә.
Кыз бала могҗиза белән исән калган - аны әнисе үзе белән каплап өлгергән.
Үтерүдә шикләнелүче ирне кулга алганнар.