news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тугыз яшьлек игезәк балаларны аталары буып үтергән

Бер йортта ике бала һәм бер ир-ат мәетен тапканнар.

news_top
Тугыз яшьлек игезәк балаларны аталары буып үтергән

Башкортстанда ике баланы үтергәннәр. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

26 октябрьдә Уфа шәһәре янындагы бакча участогында ике бала һәм бер ир-ат мәетен тапканнар. Тугыз яшьлек игезәк малайлар һәм аларның 35 яшьлек атасы үлгән.

Тикшерүчеләр фаразлаганча, ир-ат балаларын буып үтерә. Шуннан соң ул үзенә-үзе кул сала.

Бу ир-ат балаларын ни сәбәпле үтергәне әлегә ачыкланмаган. Тикшерүчеләр фаҗиганең ничек килеп чыкканын билгели, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар