news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тугыз яшьлек баланы сыер көтүе таптап имгәткән өчен терлекче егетне хөкем итәләр

Көтүдәге хайваннар кырда ял итеп йөрүче дүрт кеше ягына таба чабып китә.

news_top
Тугыз яшьлек баланы сыер көтүе таптап имгәткән өчен терлекче егетне хөкем итәләр
Илнар Төхбәтов

Башкортстанның Туймазы районында кырда йөргән тугыз яшьлек малайны сыерлар таптаган. Шуннан соң «Япрык» авыл хуҗалыгы кооперативында эшләүче 26 яшьлек терлекче ир-атка карата җинаять эше ачыла. Аны саксызлык аркасында сәламәтлеккә зур зыян китерүдә гаеплиләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

2018 елның җәендә дүрт кешелек гаилә кырда ял итеп йөри. Алар белән этләре дә иярә. Шул ук җирдә сыерлар көтүе дә утлап йөри. Бер мизгелдә сыерлар кешеләргә таба йөгерешә башлый һәм аларны аяктан егалар. Сыерлар таптаганнан соң балалар һәм хатын-кыз имгәнә, 9 яшьлек малайның хәле бик катлаулы була.

Ведомство мәгълүматы буенча, сыер көтүе өчен җавап бирүче терлекче ир-ат кешеләрне хайваннардан саклау өчен тиешле чаралар күрмәгән. Ул терлекләрне көтү кагыйдәләрен үтәмәгән. Шул сәбәпле баланың сәламәтлегенә зур зыян килгән.

Җинаятьтә гаепләнүче ир-ат гаебен таный. Җинаять эше буенча гаепләү карары расланган. Эшне судка тапшырачаклар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар