news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тугыз яшьлек баланың күзенә үз анасы пычак кадаган

Әлеге гаилә яхшылар рәтендә саналган.

news_top
Тугыз яшьлек баланың күзенә үз анасы пычак кадаган
https://pixabay.com

Сызрань шәһәрендә бер хатын тугыз яшьлек баласының күзенә пычак кадаган. Бу турыда үз чыганагына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, вакыйга 4 августта була. Ишетми-сөйләшми торган 9 яшьлек малай авыр травма ала. Аның күз имгәнә. Баланы үзләренең ишегалдында үз анасы имгәтә. Хатын-кыз үзе сөйләгәнчә, барысы да пычак белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан.

Фаҗига сәбәпләре ачыклана. Пычакны тикшерүчеләр алган. Баланы табиблар дәвалый. 

Әлеге гаилә яхшылар рәтендә санала. Әтиләрен исерек килеш машина йөрткән өчен таныклыгын алган булганнар, ләкин ул кабат рульгә утырырга маташкан. шуның өчен бу ир-атны хөкем иткәннәр.

Малайның бер күзе сукыраюы ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар