Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тугыз полицейскийны имгәткән машинаны куып барган мизгел видеога эләккән

Бу һәлакәттә алты машина җимерелгән.

news_top_970_100
Тугыз полицейскийны имгәткән машинаны куып барган мизгел видеога эләккән
Иркутскида кагыйдә бозучы машина йөртүчене тоткарлаганда, тугыз кеше имгәнгән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Вакыйга 28 июльдә булган. Иркутски күпере тирәсендә ЮХИДИ хезмәткәрләре кагыйдә бозган машина йөртүчене туктатырга җыенган. Бу кеше кисәтүләргә игътибар итмәгән, туктамаган, авария китереп чыгара язган.



Иркустки өлкәсе буенча ЮХИДИ матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, полицейскийлар "Тойота" машинасын туктатмакчы булган. Туктамагач, аны куа киткәннәр. Бераздан тоткарлап, машина ишекләрен ачтырганнар. Куып барышлый, полицейскийлар корал да кулланган. 

"Туктатып, рәсми кәгазьләр тутырган вакытта, бу машина тугыз полицейскийны таптый язган. Шулай итеп тугыз кеше имгәнгән, өчесен хастаханәгә озатканнар. Шулай ук кагыйдә бозучы ике кеше дә табибларга мөрәҗәгать иткән. Бу һәлакәттә алты машина җимерелгән", дип сөйләгәннәр ЮХИДИ матбугат хезмәтендә.

Медицина тикшерүе вакытында кагыйдә бозучы кешенең исерек булуы ачыкланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100