Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тугыз ел срок — бик аз»: Казанда үтерелгән кызның әти-әнисе суд карары белән килешми

Шау-шулы җинаять эшенә Казан судында нокта куйдылар — 21 яшьлек кызны үтергән өчен Росгвардия хезмәткәрен 9,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

news_top_970_100
«Тугыз ел срок — бик аз»: Казанда үтерелгән кызның әти-әнисе суд карары белән килешми
Елена Саляхова

Тикшерү версиясе буенча, ир-ат йөргән кызын күп катлы йорт тәрәзәсеннән ташлый. Яклау ягы моны үтерү булмаган дип исбатларга теләсә дә, суд башкача хәл итте. Бу хакта тулырак «Татар-информ» язмасында.  

21 яшьлек Эльнара Караханова зур планнар корган булган. Кыз белем алырга, сәяхәт итә башларга, сөйгәнен очратып гаилә корырга һәм балалар үстерергә хыялланган.  

«Без аңа фатир алдык. Шунда ремонт ясый башладык. Ул мәктәпне бер „өчле“ белән тәмамлады, Кооператив институтына укырга керде. Башта көндезге бүлектә укыды, аннан эшләр өчен читтән торып укуга күчте», — дип сөйләде суд утырышларының берсендә һәлак булган кызның әнисе.

Ни кызганыч, аның бу планнарына тормышка ашарга язмаган. 2018 елның 1 сентябренә каршы төн кыз өчен гомеренең соңгы минутлары була. Баштарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Эльнара Казандагы күп катлы йортның алтынчы катыннан беренче этаждагы янкорма түбәсенә төшә. Имгәнүләре нәтиҗәсендә ул вафат була.

Полиция хезмәткәрләре үтерүдә шикләнеп, ОМОН Росгвардия хезмәткәре Марат Сәхәповны кулга ала. Ир-ат талашкан вакытта кыз үзе тәрәзәдән ташланды дип ышандырырга тырышты. Ярты елга сузылган тикшерүдән соң, эш Казанның Совет районы судына тапшырыла, Сәхәпов гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләгә.

Ир-атны үтерүдә, аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача авырлыкта зыян салуда һәм үтерү белән янауда гаепләделәр.

Суидцидмы, әллә үтерүме?

Суд эше бер елга сузылды. Җинаять эше катлаулы булды — суд Эльнараның ни сәбәпле һәлак булуын, Марат Сәхәповның чыннан да кызны тәрәзәдән ташлаганмы икәнен ачыкларга тиеш иде. Шулай ук Эльнараның төгәл кайчан вафат булганын — биектән егылганчымы, әллә аннан соңмы икәнен дә ачыкларга тиеш була.

Прокуратура Сәхәповның гаебе тулысынча исбатланган дип ышандырды һәм аны 16 елга ирегеннән мәхрүм итүне таләп итте.  

«Барлык нечкәлекләрне исәпкә алып, гаепләү ягы Марат Сәхәповны гаепле дип табарга һәм 16,5 елга кырыс режимдагы колониягә җибәрергә тәкъдим итте», — дип сөйләде дәүләт гаепләүчесе.

Ә менә яклау ягы һәм гаепләнүче үзе бернинди дә үтерү булмады дип ышандырырга тырышты. Сәхәпов сөйләгәнчә, ул кичтә кыз аның янына исерек килеш килгән. Тагын эчкәннән соң, егет белән кыз талаша башлаган. Маратның хатыны һәм балалары янына кире кайтырга теләвен ишеткәннән соң, Эльнара тәрәзәдән сикермәкче булган, дип сөйләде гаепләнүче.

«Ул балконга чыкты. Бу мизгелдә мин кулга телефон тотып, диванда утырып тора идем. Башымны борганда аның балкон култыксасына утырганын күреп алдым. Ул мине куркытырга һәм мәхәббәт аңлата башлавымны ишетергә тели дигән фикергә килдем. Минем белән идарә итә дип уйладым», — дип сөйләгән сорау алган вакытта гаепләнүче.

Бер секундтан кыз, янәсе, ычкынып киткән…

БДСМ-уен

Эш материалларыннан күренгәнчә, тикшерү вакытында сорау алганда Сәхәпов ул кичнең шактый кызыклы нечкәлекләрен сөйли. Аның сүзләренчә, ызгыш алдыннан пар рольле уеннар белән шөгыльләнгән — янәсе, кыз БДСМ уеннар яраткан.

Гаепләнүче ышандырганча, нәкъ менә мәхәббәт белән шөгыльләнгән вакытта ул кызга берничә мәртәбә суккан. Дөрес, ир-ат моны әкрен генә эшләвен әйтә.

Соңрак экспертиза ачыклаганча, ул төндә һәлак булган кызның сөякләре бик күп җирдән сынган була, тәнендә тырналган, кан сауган эзләр табыла.

Моннан тыш, кызның тәнендә пычак эзе дә табыла. Тикшерү фаразлаганча, гаепләнүче аны куркытырга теләгән.

Суд карары

Шулай да, Сәхәповның версиясе һәм адвокатның дәлилләре судны ышандырмый. Күпсанлы экспертизалардан, зыян күрүчеләрдән һәм гаепләнүчедән сорау алганнан соң, суд Сәхәповны кызны үтерүдә гаепле дип таныды.  

Гаепләнүченең ике нәни баласы булуын исәпкә алып, суд аны 9,5 елга кырыс режимдагы колониягә җибәрде. Хөкем карарын ишеткәч, кызның әтисе бик гаҗәпләнде. Моннан тыш, вакыты чыгу сәбәпле Сәхәповтан үтерү белән янау һәм аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян салу буенча гаепләүләр алынган иде.

«Гаепләнүче кызны вәхшиләрчә үтереп кенә калмый, башта аны кыйный, мыскыл итә. Бу очракта 9,5 ел — бик аз срок. Өстәвенә, тәҗрибә күрсәткәнчә, аның җәзасыз калуы алга таба да тәртипсез гамәлләр башкарырга сәбәп булачак», — диде зыян күргән якның адвокаты.

Моннан тыш, шушы вакыт эчендә гаепләнүче рухи зыян буларак 20 мең сум акча түләгән — бу һәлак булган кызның әти-әнисен ачыктан-ачык мыскыл итү, дип саный адвокат.

«Бу көлке бәя бары тик хөкем карарын йомшарту өчен генә түләнгән. Әгәр бу аларның соңгы акчасы булса аңлашылыр иде. Әмма алар бит үз хисапларына күпме экспертиза уздырды», — диде адвокат.

Һәлак булган кызның әтисе адвокат белән бергә суд карарына шикаять белдерергә тели.

Фаҗигадән соң тормыш

«Кызыма бик зур өметләр баглаган идем», — дип сөйләгән иде һәлак булган Эльнараның әнисе.

Эльнара үлеменнән соң әти-әнисенең тормышы «элекке» һәм «хәзергегә» бүленә. Алар һәр атна диярлек кызларының каберенә барып йөргән, кызның әнисе бер елга сузылган суд утырышларының берсен дә калдырмаган. Дөрес, көтеп алынган хөкем карарын чыгаруга ул килә алмаган иде.

Һәлак булган кызның әтисе сөйләгәнчә, берничә ай элек аларның гаиләсе ишәйгән –Эльнараның әнисе малай тапкан. Малайга, һәлак булган олы апасының исеменә ятышлы итеп, Эльнур дип исем кушканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100