news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тугыз баланы коткарган укытучыга медаль бирәләр

news_top

Тула өлкәсендә яшәүче Татьяна Шуленинага «Намус һәм батырлык» медале бирәләр. Төбәк башлыгы Алексей Дюмин шундый боерык чыгарган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Татьяна Анападан кайтып килүче балаларны коткарган. Махсус операциядә катнашучыларның балалары шифаханәдә ял итеп кайтып килә. Шул чакта машина йөртүче аңын югалта.

Балалар төркеме белән булган укытучы Татьяна Шуленина югалып калмый – ул машина белән идарәне үзенә ала һәм балаларны трассадан читкә алып чыгып туктый, аннары «ашыгыч ярдәм» чакыра.

Бәхеткә, беркем дә имгәнми.

Төбәк бүләген Татьяна Шуленинага Тула өлкәсе һәм герой-шәһәр Тула көнендә бирәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар