Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тугыз бала атасы махсус операциядә 3 көн эчендә һәлак булган

news_top_970_100
Тугыз бала атасы махсус операциядә 3 көн эчендә һәлак булган
Фото: © социаль челтәрдән

Башкортстан Республикасының Акъяр авылыннан Фларит Акчурин 15 гыйнварда махсус хәрби операция зонасында һәлак булган. Аңа 50 яшь була. Хәрбине 24 гыйнварда соңгы юлга озатканнар.

Фларит Фәрит улы 1973 елның 7 февралендә Чишмә районында дөньяга килгән. Акъяр мәктәбен тәмамлаганнан соң, һөнәри училищеда белем алган. 1991 елда хәрби хезмәткә чакырылган. Төрле тармакларда, күбесенчә төзелеш өлкәсендә эшләгән. Тормыш иптәше белән 9 бала тәрбияләп үстергән, 7 оныгы бар.

2023 елның 11 декабрендә Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операциягә киткән.

Хәйбулла районы башлыгы Рөстәм Шәрипов социаль челтәрдә хәбәр иткәнчә, Фларит Акчурин фермер хуҗалыгы тоткан, үз эшенең остасы булган. Шуңа да карамастан, ул үз теләге белән махсус операциядә катнашырга карар кыла. Китәр алдыннан Фларит якыннарыннан ул сайлаган карарны аңлауларын һәм кабул итүләрен сораган.

Муниципалитет җитәкчесе һәлак булган рядовойның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Аның кыю карары хөрмәткә лаек булуын, әмма шул ук вакытта бу фаҗигале югалту аның гаиләсе өчен зур кайгы икәнен билгеләп үткән, дип хәбәр итте NewBash.

9 бала әтисенең махсус хәрби операциядә һәлак булуы турында «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Башкортстаным» төркеме дә язды. Бу хәбәр астына халык түбәндәге фикерләрен калдырган.

«Уй Аллам, 9 бала атасы. Якыннарына түземлек бирсен»;

«11 декабрьдә контракт язып, 15 гыйнварда һәлак булган? Аларны «учебка»га җибәрмиләрмени?»;

«Әйе, шунда ук алга җибәргәннәр. Минем ике танышым, бертуганнар, яраланып, госпитальдә әлеге вакытта»;

«Фларит үзе теләп, контракт буенча махсус хәрби операциягә барды. Эшләгән эше дә яхшы, гаиләсе дә өлге иде. Үзенең теләгеннән берәү дә туктата алмады. Бер ай Тоцкида хәрби «слаживание»да булып, сугышка керә. 3 көн эчендә яралы иптәшләрен һәм командирын яу кырыннан чыгарып, үзе һәлак була. Тыныч йокла, солдат. Төзегән йортларың һәйкәл булып калды», – дип язган Камил Мәннапов.

«Көн дә үлем хәбәре. 9 бала атасы. Кем гаепле? Гаеплеләр юкмы? Битарафлык дөнья тутырды. Җир һәм Җиһан, Аллаһ урынына Кара көчләр менеп утырды. Иманы юлдаш булсын, якыннарына түземлек», – дип язучылар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100