Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тугыз айлык баласы белән йөргән ирне бейсбол битасы белән кыйнаганнар

Ирне кыйнаганда бала коляскадан егылып төшкән.

news_top_970_100
Тугыз айлык баласы белән йөргән ирне бейсбол битасы белән кыйнаганнар

Мәскәү урамында бала белән йөргән ир-атны бейсбол битасы белән кыйнаганнар. Әлеге җинаятьтә шикләнеп Ростов өлкәсендә туган 29 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итте.

Бу ир-атны 28 декабрьгә кадәр сак астында калдырганнар. Аны 10 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бер ир-ат коляскада яткан тугыз айлык баласы белән Селигерская урамында йөри. Артка чигенгәндә «Опель» машинасы ир-атка килеп бәрелә. Җәяүле аңа кисәтү ясый. Машина йөртүче тагын бер тапкыр бу ир-атка килеп бәрелә.

Шуннан соң машинада утырган йөртүче салоннан чыга һәм җәяүлене бейсбол битасы белән кыйный башлый. Бу вакыйганың бер өлешен генә видеокүзәтү камерасы төшергән. Имгәнгән ир-атның кибеткә кергәне генә камерага эләккән. Әлеге кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Шаһитлар сүзләренчә, имгәнгән ир-ат егылган, коляска капланган, аннан бала егылып төшкән.

Имгәнгән ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр. Аның баш сөяге, куллары сынган.

Һөҗүм иткән ир-ат вакыйга урынында машинасын калдырып качкан булган. Аннары ул хатыны белән кабат бу урынга килгән. Хатын машина руле артына утырган һәм алар китеп барганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100