news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тугры эт айлар буена ике кеше янып үлгән йорт хәрабәләрен саклый - видео

Тугры эт айлар буена ике кеше янып үлгән йорт хәрабәләрен саклый - видео

news_top
Тугры эт айлар буена ике кеше янып үлгән йорт хәрабәләрен саклый - видео
Самара өлкәсенең Сухая Самарка авылында 20 мартта бер йорт янып бетә. Янгында ике кеше һәлак була. Бу йорттагы эт тәрәзәдән чыгып кача һәм исән кала. Хәзер ул көннәр буена йорт хәрабәләре яныннан беркая да китми. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итә.

Йорттагы кешеләр исерек булганга, чыга алмаган һәм үлгән булуы ихтимал, диелгән бу хәбәрдә. Инде менә бер ай чамасы вакыт дәвамында аларның эте янган йортны чит кешеләрдән саклый.

Күрше хатын бирегә килеп йөри, ул этнең ашарына һәм эчәренә бирә. Эт бу ризыкларны ашый икән, тик кулга килми, бу урыннан озакка китеп тә йөрми. Тугры хайван гел йорт тирәсендә тора.

"Кырыйга китеп, бераз йөгергәли дә өенә кайта", - дип сөйли күрше хатыны. Ул этне үзенә алырга тели икән, ләкин эт аңа бармый. Ул янган йорт хәрабәләрен сакларга кирәк дип аңлый, күрәсең.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар