Казанның «Алтаң» мәчете телеграм-каналында чираттагы «Әхлак дәресе» чыкты. Ул туганнар арасында мөнәсәбәтләргә багышлана.
«Туганыңа зыян салуның газабын тиз татырсың. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм:
«Ике гөнаһның газабын Аллаһ бу дөньяда ук ашыктырыр, өстәвенә, ахирәткә дә калыр: кешеләргә золымлык кылу (бәгый) һәм туганлыкны өзү», – дигән.
(Тирмизи риваяте).
Кайбер гөнаһларның зарары кешенең үзенә генә түгел, башкаларга да, җәмгыятькә дә тия. Шуңа күрә, Аллаһы аларның ачы җимешләрен кешегә бу дөньяда ук күрсәтә. Шул гөнаһларның икесе хәдистә искә алына.
«Бәгый» – сүз яки гамәл белән кешеләргә золымлык, явызлык кылу.
«Туганлыкны өзү» – туганнары белән араны сакламаучы, аларның хакларын үтәмәүче яки аларга зарар китерүче кеше бу дөньяда ук моның ачысын татыр. Ризыгының бәрәкәте китәр, тормышының яме бетәр.
Йә, Раббым, безне туганлык җепләрен өзү афәтеннән сакла», – диелә әлеге дәрестә.