Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туганын этеп чыгарды, үзе батты». Игезәген коткарырга маташкан малай һәлак булган

news_top_970_100
«Туганын этеп чыгарды, үзе батты». Игезәген коткарырга маташкан малай һәлак булган
"Татар-информ" архивы

Курган өлкәсендә 8 яшьлек малай суда батып үлгән. Ул игезәк энесен коткарырга маташкан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 28 майда Тагильский авылында була. Вова белән Юра һәм аларның дусты елгага су коенырга бара. Бер мизгелдә Вованың аяклары ләмгә бата башлый, бала ярга чыга алмый.

Туганы бата башлаганын күргәч, Юра суга сикерә, ул Вованы ярга тартып чыгарырга маташа. Юра Вованы этеп чыгара, ләкин үзе йөзеп чыга алмый. 

Куркуга калган башка балалар өлкәннәр янына барып, барысын да сөйләп бирә. Урынга коткаручылар бара, Юраны эзли башлыйлар. Баланың мәетен икенче көнне генә табалар. Ул фаҗига булган урыннан 100 метр ераклыкта була.

Авыл халкы сүзләренчә, Миасс елгасында агым бик көчле, гадәттә, монда беркем дә су коенмый. Малайлар ник монда суга кергәндер – билгесез. Юраны бар авыл халкы искә ала, аны җирләү өчен акча җыялар.

«Юра бик ачык бала иде, Вовадан яхшырак укыды, әнисенә һәрчак ярдәм итте», – ди бу гаиләнең танышлары.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы балаларны сулык янына үзләрен җибәрмәүнең мөһимлеген искәртә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100